Донбасста, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнарның соңгы көне башланды

Донецк, Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Россия составына керү турында референдумнарның соңгы – бишенче көне башланган. Бүген, калган дүрт көннән аермалы буларак, тавыш бирү сайлау участокларында узачак.

Тавыш бирүнең соңгы этабы Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә башланып киткән.

Барлык төбәкләрдә сайлауга килүчеләр саны 60% тан артып киткән инде. Дүрт көн эчендә Донецк халык республикасында – халыкның 86,89%ы, Луганск халык республикасында – 83,61%ы, Запорожье өлкәсендә – 66,43%ы, Херсон өлкәсендә – 63,58%ы тавыш биргән.

Шул рәвешле референдумнар барлык төбәкләрдә дә, узды, дип танылган.
Исегезгә төшерәбез: референдумнар 23 сентябрьдә башланып киткән иде. Беренче дүрт көндә алар сайлау участокларында түгел, ә ишегалларында, предприятиеләрдә, шулай ук сайлаучыларның өйләренә барып үткәрелде.


Фикер өстәү