Хәрби хәл кертелгән чорда сайлау үткәрү мөмкинлеген күздә тотучы закон кабул ителгән

Законга төзәтмәләр Донецк, Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә кагыла.

Дәүләт Думасы хәрби хәл кертелгән чорда Россия Президентын сайлау мөмкинлеге бирүче, шулай ук аны үткәрү тәртибен билгеләүче закон кабул иткән. Документ проекты Хөкүмәт органының рәсми сайтында пәйда булган.
Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Павел Крашенинников әйтүенчә, төзәтмәләр Россиянең яңа төбәкләрендә: Донецк, Луганск халык республикаларында, Зопорожье һәм Херсон өлкәләрендә сайлау үткәрүгә рөхсәт бирәчәк.
Документ нигезендә, бу шәһәрләрдә дәүләт хакимияте органына, җирле үзидарә органына сайлаулар һәм референдумнар Россия Оборона министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте белән консультацияләр үткәрелгәннән соң узачак. Аннары Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәрби хәл гамәлдә булып килгән төбәкләр губернаторларына карарлар җибәрәчәк.
Хәрби хәл сайлау срокларын кыскартуга, шулай ук сайлауга әзерләнү һәм үткәрүнең башка үзенчәлекләрен кертүгә йогынты ясарга мөмкин. Закон проектында Роскомнадзор чикләвенә эләккән ресурслардан файдаланып сайлау алды агитациясе үткәрү тыела. Моннан тыш төзәтмәләр электрон рәвештә сайлаучылар исемлеген әзерләүне истә тота.


Фикер өстәү