#КаzanForum: Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл: «Казанда христианнар белән мөселманнар бергә уртак файдага эшли»

Марк Аврелий белән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең Казанда узган чираттагы утырышын нәрсә бәйли? Баксаң, фикер сөрешләренең уртаклыгы икән.

Заманында Рим императоры: «Рухи кыйммәтләрне санга сукмау һәм әхлакый яктан түбән тәгәрәү бөек империянең җимерелүенә китерде», – дигән. Утырышта катнашучыларның быел җыелып сөйләшүләре дә традицион кыйммәтләргә һәм аларның үзара хезмәттәшлектәге роленә багышланган иде. Чарада катнашучыларның чыгышлары да әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә бәйле булды. Яңгыраган фикерләрне без дә ишетеп кайттык.

Традицион кыйммәтләрне саклау, диннәр һәм халыклар арасындагы дуслык дигәндә, Татарстанны үрнәк итеп куярга була. Утырышның төп кунакларының берсе – Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл да шундый фикердә. «Бәлки, Россиядәге башка бер генә урын да төрле кешеләрнең ил, халкыбыз файдасына үзара нәтиҗәле эшчәнлек алып бару символы булып тормыйдыр. Казанда мәчетләр белән гыйбадәтханәләр янәшә тора, монда христианнар һәм мөселманнар бергә уртак файдага эшлиләр», – диде ул.

Мәскәү кунагы белдергәнчә, Рус православие чиркәве мөселманнар белән юкка гына тыгыз элемтәдә тормый. «Безнең нигез булган кыйммәтләребез охшаш, хәтта бер үк. Православие вәкилләре дә, мөселманнар кебек үк, Алла кушканча эшләргә омтыла. Без яхшы мәгънәдә консерватив. Православие вәкилләре дә, мөселманнар да гөнаһны норма буларак карауга каршы чыга. Без әхлакый кыйммәтләрне сакларга, мәрхәмәт, хөрмәт идеалларына иярергә тиеш», – диде рухани.

Татарстан Рәисе, төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов исә Ислам илләре белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешләренә тукталды. Хәзерге вакытта эшлекле мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуның иң мөһим факторы – халыкара сәясәтнең төп мәсьәләләре буенча фикерләрнең туры килүе. «Утырыш традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга, исламофобия, ксенофобия, экстремизм, террорчылык белән көрәштә өлеш кертер»,  – дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта чыгыш ясаучыларның фикерләре уртак иде. Алар стратегик күзаллау төркеменең көн кадагында торган теманың хәзерге сәяси шартларда актуаль булуын билгеләп үтте, киләчәк буын кешеләренең йөрәкләрендә традицион диннәрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызу аша гына үзара аңлашуга, туганнарча хезмәттәшлеккә ирешеп буласын әйтте.

 


Фикер өстәү