Бабай васыяте: «Дусларны дошманнан аерырга өйрәнегез»

«Дусларны дошманнан аерырга өйрәнегез». 1930 – 1937 елларда республикада Халык Комиссары Советы рәисе булып эшләгән Кыям Абрамовның хатыны Хөсниҗиһанга, улы Римгә, сеңлесе Рәшидәгә гомеренең соңгы көннәрендә төрмәдән язган васыяте бу. Фани дөньяда нибары 51 ел яшәү чорында милләтебез, республикабыз үсеше өчен биниһая зур өлеш керткән, тарихчыларыбыз тарафыннан «Икътисади алгарыш архитекторы» дип бәяләнүче шәхесебез ул.

Фамилия серләре

Мулла кушкан исеме – Кыяметдин. Фамилиясе – Хәсәнов. Әтисе Алимбәк Октябрь инкыйлабын өнәп бетерми, соңрак колхозга керүдән дә баш тарта, гомумән, совет Хөкүмәтенә каршы була. Шул сәбәпле әти белән улы арасында үзара аңлашылмаучанлык башлана.

Ундүрт яше тулар-тулмастан Кыяметдин, бәхет эзләп, Донбасс якларына чыгып китә. Шахтада күмер чабучы ярдәмчесе булып эшли. Шунда бәхетсезлеккә тарый, күмер астында кала, нәтиҗәдә егетнең сул кулын кисәргә мәҗбүр булалар. Кыямның шахтерлык «карьера»сы шуның белән төгәлләнә, туган якларына әйләнеп кайта һәм укуга, белем алуга ныклап тотына. Укытучылар әзерләү курсларын тәмамлый, мөгаллимлек итә, 1918 елда ВКП(б) сафларына баса. Совет-партия мәктәбендә, марксизм-ленинизм курсларында, татар коммунистик университетында белем ала. Партиядәшләре исә чын-чынлап ризасызлык белдерә: «Ничек инде син, әтиеңне туры юлга бас­тыра алмаган килеш, большевик дигән исем йөртә аласың?» – янәсе. Менә шул чакта ул әтисе йөрткән фамилиядән ваз кичеп, бабасы фамилиясенә – Ибраһимовка күчә, ул гына да түгел, Ибраһимов – Абрамов бертөрлерәк яңгырашта дигән сылтау белән, Абрамов фамилиясен үз итә. Бу фамилия белән аңа Хөкүмәт эшендә дә җиңелрәк була, партиядәшләренең дә шиге тарала. Аңа әледән-әле җаваплы вазифалар йөкләнә, ул тулысынча Коммунистлар партиясе эшенә бирелә. Тырыш, уңган-булган, фикерен гади һәм төгәл итеп җиткерә белүче оста оратор Кыям Абрамов ТАССР Халык Комиссары Советы (Совнарком) рәисе вазифасына билгеләнгәндә, аңа нибары 33 яшь була. Республикада төзелеш колач җәя. Авиа­ция, мотор төзү, синтетик каучук заводлары, «Кинопленка» фабрикасы, мехкомбинат тулы куәтенә эшли башлый.   1 нче һәм 2 нче ТЭЦлар төзелә. Авиация, хи­мия-технология институтлары, матбугат йорты барлыкка килә, опера һәм балет театры бинасына нигез салына. Торак төзелеше киң колач белән алып барыла. Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар да һәркемне сөендерә. Хезмәт уңышлары өчен Татарстан 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Берникадәр вакыттан соң Совнарком рәисе Кыям Алимбәк улы Абрамов та Ленин орденына лаек була. «Минем шахтер йөрәгем сизеп-белеп тора: безнең респуб­лика нефтькә дә бай булырга тиеш, – ди К.Абрамов. – Фән һәм техника ярдәмендә җирнең нефть катламына да барып җитәрбез әле». 1936 елда СССР Конституциясе проектын Бөтенхалык тикшерүе вакытында, икътисады һәм мәдәнияте нык үскән булуын, территориясенең зурлыгын да искә алып, Татарстанны союздаш республика итеп үзгәртергә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыга.

Уңышлар фонында партиядә һәм илдә шәхес культы да формалаша. Бу инде исәпсез-хисапсыз фаҗигаләр китереп чыгара. Коточкыч хәлләр Татарстанның шул чактагы җитәкчелеген дә читләтеп үтми.

Татарстан партия өлкә комитетының беренче секретаре К.Лепа, ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Рәисе Г.Байчурин, партия өлкә комитетының икенче секретаре Абдуллин, җирле промышленность халык комиссары Ганиев, «Татснабсбыт» җитәкчесе Габидуллин, Халык Комиссарлары Советы Рәисе Абрамов «халык дошманы» ярлыгы  белән кулга алыналар. Кыям Абрамовның хатыны Хөсниҗиһан да – шул ук исемлектә, ул да лагерьга җибәрелә.

Соңгы хат

Кыям Абрамовның хатыны Хөсниҗиһан Байдамшина- Абрамовага, улы Рим Абрамовка, сеңлесе Рәшидә Садертдиновага төрмәдән язган бу хатын күз яшьләрсез, тыныч кына укып та булмый: күпме ачы сагыш, тет­рәндергеч мизгел. Хатның язылу көне итеп 1938 елның  7 мае күрсәтелә, 9 майда исә хөкем карары гамәлгә ашырыла.

«Тикшерүчеләрнең гаеп эзләүләреннән тәмам туйдым, мине күрсәгез, танымассыз да инде. Очрашырга мөмкинлекләр юк, хатны яшеренеп кенә язам. Сөйләшәсе сүзләр күңелдә күп җыелды. Мине иң нык борчыганы – гаделсезлек. Якты киләчәк өчен алны-ялны белми эшләдем. Нәрсә килеп чыкты? «Имеш, мин төрек наннары оешмасына эшлим, Троцкийчылар шайкасында торам, милләтче – халык дошманы. Бу гаеп­ләүләрдә мин үземне тузан кадәр дә гаепле санамыйм. Шуңа сез дә, туганнар, дуслар, ышансагыз иде: мин халкыма хыянәт итмәдем, бозык эшләр белән шөгыльләнмәдем. Совнарком рәисе булып эшләү елларымда Идел төбәгендә халык хуҗалыгының һәр тармагында алдынгылыкка ирешкән өчен СССР, РСФСР югары оешмаларының бүләкләренә лаек булдык. Бу – эш сөючән халкымның хезмәт җимеше иде. Әлбәттә, республика җитәкчелегенең, партия оешмаларының тырышлыгыннан башка югары нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек. Акча сорап еш кына Мәскәү юлларын да таптадык.

Соңгы вакытларда РСФСР ХКС рәисе ярдәмчесе Тупар Рыскулов, СССР ХКС элемтә министры Алексей Рыков, хуҗалык-культура үсеше буенча СНК рәисе Даниил Сулимов янында булган идем, аларны да «халык дошманы» ясап кулга алганнар, дигән хәбәрләр йөри. Чынлыкта болар барысы да – үз эшләрен намуслы үтәүче кешеләр. Кемнәр аларны кара буяуга манчырга тели икән, белмим. Партиянең Үзәк Комитеты бу башбаштаклыкны сизүгә ирешерме – шулай ук белмим.

Хөрмәтле туганнарым, якыннарым! Миңа булыша алуыгызга исәбем юк, тик минем гаепсезгә кулга алынуымны ихлас күңелдән сезгә җиткерәсем килә. Рим, бердәнберем, бәгърем минем – улым, үскәч, мине аңласаң иде. Вакытлар бик тиз үтә, белем алырга тырыш, үзеңне киләчәк тормышка әзерлә! Әниең тоткынлыктан котылганчы, Сарсазга, бабаңнарга барып торсаң да була. Туганнар белән тату яшәргә тырыш! Тирәңдә дуслар, дошманнар да очрар, аларны аерырга өйрән! Туганнарыма да шул ук теләктәмен. Күрдең бит, улым, булсын дип ашкынып йөреп, гаиләгә игътибар итәргә вакыт калмады. Дербышки дачасына, ял вакытында эшләү теләге белән, язу машинкасы алып барган идем. Тикшерүчеләр алмаган булса, син аны җыеп куй, үсә төшкәч шөгыльләнерсең. Син мине гафу итәрсең, дип өметләнәм. Сиңа мираска калдырырга бернәрсәм дә юк. Булган өс киемнәремне җыеп куйсаң, истәлек итеп сакларсың. Казанда калып яшәргә авыр булса, бабаңнан киңәш сорап карарсың. Ул – бик кешелекле кеше, бәлки ярдәм итәр.

Рим, белсәң иде… Сине кочаклап иркәлисем килә! Мин инде барыгызны да сагындым. Очрашып сөйлисе сүзләр дә күбәйде. Юк… юк шул, андый мөмкинлекләр булмас. Мине гел яхшылыклар белән генә искә алырга тырышыгыз.

Сезнең Кыям.

7 май, 1938 ел».

Әлбәттә инде, җәбер-золым, каккалау-суккалау Кыям Абрамовның туганнарын, гаиләсен, улы Римне дә читләтеп үтми. Әтисе белән әнисен «халык дошманы» дип кулга алганнан соң сигез яшьлек  Римне ятимнәр йортына илтәләр. Монда да «халык дошманы» малаена караш һич кенә дә уңай булмый. Берничә елдан малай приюттан чыга. Тора-бара Абрамов фамилиясе белән көн күрүләре авыр булачагын аңлап, заманында әтисе гамәлен кабатлый: исемен, фамилиясен, әтисенең исемен үзгәртергә карар кыла һәм Рим  Кыямович Абрамов Юрий Сергеевич Стрельцов булып йөри башлый. Кулындагы наколкалар гына аңа Рим икәнлеген хәтеренә төшереп тора. Стрельцов фамилиясе әле хәзер дә дәвам итә. Римнең улы Рафик та, килене Әнисә, оныгы Булат та шушы фамилиядә. Белгечлеге буенча юрист Булаттан: «Исемең бик матур, фамилияне элеккесенә алыштырырга исәбең юкмы соң?» – дип сораганым булды. «Миннән: «Син кайсы милләттән соң?» – дип сораганнары бар, – диде ул. – Мин – чеп-чи татар, дим. Бабаларымны аңлыйм һәм алар белән горурланам. Фамилиямне үзгәртү турында әлегә уйлаганым юк, күнегелгән инде, аннан тарихның ачы сабагын искәртеп тора ул».

Нәсел дәвамчылары

Шөкер, ачыклана, туплана торгач, Кыям Абрамовның нәсел дәвамчылары – зыялылар байтакка җыела икән. Башлап йөрүчеләре, канатландыручы-рухландыручылары исә – рес­публикада шулай ук мәгълүм  шәхес, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан агросәнәгате ветераннары Советы рәисе Марс Шәрип улы Алиев. Заманында ул берничә колхозда җитәкче булды, Авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары, «Татптицепром»да генераль  директор  булган,  ветеринария  академиясендә кафедра мөдире, сүзе эштән аерылмый торган милләтпәрвәр. Кыям Абрамовка ул әнисе ягыннан туган тиешле.

Эшмәкәр Рәис Бари улы Сабирҗановны да нәсел җеп­ләре әнисе ягыннан бәйли. Соңгы вакытларда ул байтак вакытын архивларда – шул исәптән КГБ архивларында үткәрә һәм күп кенә документлар, фоторәсемнәр туплый, берәм-берәм туганнарын барларга керешә.

Рафик Стрельцов исә – Кыям Абрамовның улы Римнең малае. Аларның гаиләсе дә бабаларының язмышы белән җентекләп кызыксына.

Берничә чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган Ринат Сәгыйт улы Ханбиков та Кыяметдин бабасы турында яшьтән үк ишетеп, белеп үскән һәм, андый шәхесләр һич кенә дә онытылырга тиеш түгел, без аның эшен дәвам итәргә бурычлы, дигән фикер белән янып-көеп яши.

Иң әүвәл Кыям Абрамовның әби-бабаларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр ачыкланган нәсел шәҗәрәсе булдырыла, мәктәпләрдә, музейларда очрашулар уздырыла, матбугатта язмалар басыла. Бу язма да нәсел дәвамчылары туп­лаган мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнде. Тарихи дөреслекне торгызуда галимнәребез дә зур өлеш кертә. Әйтик, академик Индус Таһиров: «Республиканы чын рес­публика итү өчен нәрсә кирәк?» – дигән сорау куя һәм җавабы да әзер: «Әлбәттә, иң әүвәл сәяси ихтыяр көче булу шарт. Бу көч Абрамовта ташып тора. Ул үзе генә түгел, фикердәшләр, иптәшләр таба. ВКП(б) өлкә комитеты беренче секретаре Лепа да бик зирәк акыллы кеше була. Алар Татарстан Республикасының нинди булырга тиешлеген аңлап эш итә, Лепа татар факторын да нечкәлекләренә кадәр аңлый, шуңа да Кыям Абрамов белән яхшы мөнәсәбәттә була. Суверенлык дигән төшенчә әле ул вакытта кулланылмый. Әмма милли көрәшнең эчтәлеге бер: милләтләрнең үзара аңлашуы зарур, халыклар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыру кирәк. Абрамов менә шуларны тирәнтен аңлап, чын мәгънәсендә җаны-тәне белән бирелеп эшли. Әмма аяк чалулар, кисәтүләр, куркыту-өркетүләр, донослар әледән-әле булып тора. Шуңа да карамастан, Совнарком рәисе Абрамов татарның чын-чынлап тырыш халык икәнлеген күрсәтү өчен дә бик актив эш алып бара».

Нәсел дәвамчыларын менә шундый оешканлык, туп­ланган хәзинәне ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән чорда китап итеп әзерләп, халкыбызга җиткерү фикеренә этәрә. Иншалла, теләк гамәлгә ашарга охшап тора. Бу инде республика өчен җан атып йөргән Кыям Алимбәк улы Абрамовның исемен мәңгеләштерүдә изге гамәл булыр. Казанда ул яшәгән Гоголь урамындагы 25 нче йортка истәлек тактасы беркетелсә дә, шәхескә хөрмәтне күрсәтеп торыр иде, бәлки әле Абрамов исемендәге урам да барлык­ка килер?!

«Киләчәккә хатлар гына барсын, әмма хаталар кабатланмасын», – диелә халык әйтемендә. Берүк шулай була күрсен!

Габделбәр Ризванов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү