Газетага язылу

Ә сез утырттыгызмы әле? Бакчачыларның хәлләрен белештек

Берәүләр кибеттә орлыклар сайлаганда, икенчеләрнең тәрәзә төбендәге үсентеләре әллә кайчан гөрләп утыра. Ә сез бакча мәшәкатьләре турында уйлый башладыгызмы?

Ә сез утырттыгызмы әле? Бакчачыларның хәлләрен белештек
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Олег Волков, бакчачы (Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы):

Кулым балчыкта булмаса, күңелем булмый. Бакчада казыну каныма сеңгән. Бабамнан күчкән шөгыль бу. Мәктәптә укыганда ук бакчачылык белән шөгыльләнә башладым. Җәй көне 50 яшь тула. Бер яктан күңелгә рәхәтлек бирсә, икенче яктан, табышы да бар. Сезонны март башында ук ачтык инде. Өйгә балкон кебек янкорма ясадым, үсентеләр шунда үсә. Менә әле Эксибишен сортлы баллы суган утырттым. Ашарга тәмле ул. Баллы борычлар үсеп килә, башка савытларга күчереп куйдым. Узган ел әче борычны 160 төп утырткан идем. Аннан аджика ясыйм. Помидорның 40 сортын чәчәм. Аны ике айдан бакчага күчереп була. Үсентеләрне сатарга әзерлим. Кыярның Кураж сортын үстерәм. Аны соң чәчәм. Рәйхан (базилик), сельдерей үстереп, тәмләткечләр ясыйм. Яшелчәләрдән консервлар ябам. Тик торырга яратмыйм.

Ирек Сәлахетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Кукмара районының Арпаяз авылы):

– Моңа кадәр кыярны теплицада үстерсәм, хәзер ачык һавада гына. Сатып алучылар таләбе бу. Мичкәдә тозлап сату өчен шундые кирәк икән. Республикадан гына түгел, илнең төрле төбәкләреннән кадәр килеп алалар. Былтыр ике гектар мәйданда үстергән идек, быел мәйданны бераз арттырырга исәп. Үсентеләрнең бер өлешен теплицага утырттык, калганына соңрак тотыначакбыз. Узган ел кыяр уңышын июнь ахырында җыя башлаган идек инде.

Галина Һадиева, чәчәк үстерүче (Балтач районының Чепья авылы):

– Чәчәк үстерү белән биш ел шөгыльләнәм инде. Авылда да үзең теләгән юнәлешне табарга була. Кыш буе эш бетми. Акчасы яшәргә җитә. Башта эшне бер теплицадан башласак, хәзер мәйданын зурайттык. Чәчәк, гөлләрне төрле районнардан сорыйлар. Хәзерге вакытта 15 мең төп петуния, 3 әр мең бархатцы, сальвия, лобелия, виола чәчәкләре үсә. Ел саен чәчәк төрләрен арттырып торам. Бегония, тамчы гөлләрем дә бар. Бигрәк тә яраннар табыш китерә.

Бибинур Шаһивәлиева, пенсионер (Казан):

– Дачада кар күп әле. Тәрәз төпләренә кыяр, помидор чәчеп куйдым инде. Чәчәкләр дә үстерергә яратам. Бакчага барысын да аз-маз утыртырга тырышабыз. Алма, слива, карлыган, кура җиләге – барысы да бар. Үзебез үстергәч, акча да янга кала. Бәрәңге, кишер, суганны да сатып алмыйбыз. Җир эшеннән курыкмасаң, тамагың тук, кыскасы. Пенсия чыккач, иркенләп эшләргә вакыт та бар.

Чулпан Бакирова, клуб мөдире (Сарман районының Мортыштамак авылы):

– Помидор, борыч, чәчәкләр чәчтем. 5 сантиметрга җитеп киләләр. Чәчүен чәчәбез инде. Тишелгәнен көтеп торабыз, әмма җиргә утырткач, тәрбияләргә вакыт җитми. Әле ярый балалар кайтып булыша. Бакчада эш кызган чакта клубта да тик торырга вакыт юк. Сабан туена бүләк җыясы бар, аннан Россия көне. Бәйрәмнәр күп, кыскасы. Ә бакча тәрбияне ярата.

Җәүдәт Юсыпов, пенсионер (Кукмара районының Зур Сәрдек авылы):

Бездә яз сезоны юк, теплицада эш ел дәвамында бара. Экзотик җимешләр дә үстерәбез. Папайялар ел дәвамында уңыш бирә. Иң зур җимеше 3 килога җиткән иде. Гадәттә, ярты, бер кило чамасы була. Ә менә ананаслар озак үсә. Җимешләре күренгәли инде. Виктория җиләген җитешкән саен оныклар чүпләп тора. Кыяр, помидор да утыртабыз. Сатар өчен түгел, күңел өчен башкарылган эшләр инде болар.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре