Газетага язылу

Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә

Кышкы сезонда Казан урамнарыннан 1,7 млн тонна кар чыгарылган. Өч ай эчендә шәһәрдә 212 мм кар яуган, бу климатик нормадан 60 процентка диярлек югарырак. Аеруча авыр айлар дип гыйнвар, февраль билгеләнгән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

– Бездә кышның нинди буласын алдан фаразлап булмый. Ул лотерея уены кебек. Шуңа күрә бар яклап әзер торырга кирәк. Башка еллар тәҗрибәсеннән чыгып эш йөртү дөрес. Быел без шулай эшләдек тә. Нәтиҗәдә шәһәр өчен рекордлы 1,7 млн тонна кар чыгарылды. Шәһәрнең сигез кар эретү пункты тәүлегенә 15 мең тоннага кадәр кар кабул итте. Кыш айларында кар эретү пунктларында 800 мең тонна кар юк ителде. Тагын якынча 900 мең тонна кар шәһәрнең төрле районнарында оештырылган 17 вакытлыча туплау мәйданчыгына урнаштырылды, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр кар чыгару белән беррәттән шәһәр юлларын бозлавыкка каршы материаллар белән дә эшкәрткән. Төп юлларда – күпкомпонентлы каты һәм ике фазалы реагентлар, ә икенче һәм өченче категорияле юлларда комлы тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы сезон эчендә 23 мең тонна реагент һәм 45 мең тонна ком-тоз катнашмасы тотылган. Моннан тыш, бу кышкы сезонда беренче тапкыр Казанда бозга каршы сыек реагент кулланып караганнар. Аны Гвардия урамында һәм Ямашев проспектында сипкәннәр.

– Сыек реагент куллану өч тапкыр диярлек арзанга төшә. Ләкин аны куллану өчен билгеле бер төрле һава шартлары булу кирәк. Урамда 7 градустан да салкын булырга тиеш түгел, – дип аңлатты Игорь Куляжев.

Узган кышка нәтиҗә ясап, Илсур Метшин тиешле ведомстволарга инде хәзер үк киләсе сезонга әзерлек эшләрен башларга кушты.

Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Якын арада сыек реагентларга күчү мөмкинлеген карарга кирәк. Киләсе сезонга тагын да яхшырак әзерләнү өчен, хаталар өстендә эшнең тулы аналитикасын һәм анализын булдыруыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте мэр киңәшмәдә катнашучыларга. Илсур Метшин шулай ук «хаталар өстендә эш» буенча фикер алышу җыелышларында түбәләрнең торышына аерым игътибар бирергә кушты. Аның сүзләренә караганда, кар авырлыгыннан түбәләрнең җимерелүе мәсьәләсен читтә калдырырга ярамый.

– Быел беренче тапкыр кар авырлыгыннан түбәләр җимерелү очраклары белән очраштык. Торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, сезгә мөрәҗәгать итәм, бергәләп бу мәсьәләне хәл итүегезне сорыйм. Кирәк урында конструкцияләрне ныгытырга, ремонт үткәрергә кирәк. Социаль өлкә мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Азат Абзалов, сезгә аерым социаль объектлар буенча җәй көне барлык эшләрне башкарырга кирәк. Бу – һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгы, – диде шәһәр башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре