Чит җирләрдә нәрсә эзлиләр? Бу сорауга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта җавап бирделәр.
Татарстан төбәктә яшәүче мигрантлар саны буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләреннән генә калыша.
– Бу елның гыйнвар–февраль айларында республикага 43 мең мигрант килгән. Аларның күбесе эшчеләр һәм студентлар. Статистика мәгълүматларына караганда, мигрантлар күбрәк БДБ илләреннән килә, – диде министрның гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник.
Ел башыннан бирле хезмәт мигрантлары 7 меңгә якын патент рәсмиләштергән. Шулай ук, визалы илләрдән килгән 1,5 меңгә якын кеше эшкә рөхсәт алган. Болардан тыш, республика югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил кешесе белем ала.
– Чагыштыру өчен: узган елның гыйнвар–февраль айларында республикага 12 меңгә азрак – 31 мең мигрант килгән. Миграциягә бәйле вазгыятькә барыннан да бигрәк БДБ илләре белән визасыз режимның гамәлдә булуы йогынты ясый. Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан килүче чит ил гражданнары өчен моңа бәйле чикләүләр юк, – диде министр урынбасары.
Хәзер Россия гражданлыгын тизрәк тә алып була. Сүз Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр турында бара. Андыйларга, тиешле барлык документлары тәртиптә булган очракта, бер ай эчендә Россия гражданлыгы бирелә. Ягъни контракт вакыты тәмамланганны көтәргә кирәкми. Гражданлык хәрбинең гаиләсенә – хатынына һәм балаларына да бирелә.
Бу ел башыннан бирле хокук саклаучылар 800 мигрантны кире өйләренә кайтарып җибәргән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу ике тапкыр күбрәк.
– Ялган мәгълүмат тапшыру, бер ел эчендә икедән дә күбрәк тапкыр административ җаваплылыкка тартылу, иҗтимагый тәртипне бозу кебек миграциягә кагылышлы законнарны бозганнары өчен 397 яшәүгә рөхсәт документы һәм 32 вакытлыча яшәргә рөхсәт документы гамәлдән чыгарылды, – диде Денис Дзьоник.
Мигрантлар арасында законсыз эшләүгә бәйле 225 очрак ачыкланган. Чит ил кешесен эшкә алуы турында вакытында хисап тотмаган 267 эш бирүчене административ җаваплылыкка тартканнар.
Илдән чыгарып җибәрү очраклары артса, мигрантлар катнашындагы җинаятьләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Быел 69 чит ил гражданины кылган 77 җинаять очрагы ачыкланган. Узган елга караганда 41,2 процентка кимрәк бу. «Әлеге җинаятьләрнең барысында да мигрантлар гаепле түгел, кайбер очракта чит ил гражданины үзе үк корбанга әйләнә. Мигрантлар катнашындагы җинаятьләрнең күбесе урлауга бәйле», – диде министр урынбасары.
Хәтерләсәгез, былтыр ил күләмендә Контрольгә алынган затлар реестры, ягъни бездә законсыз яшәүче чит ил гражданнары исемлеге дә гамәлгә керде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан буенча анда 11 меңләп кеше исәптә тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез