– Санитар-чистарту икеайлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла. Без бу чорда табигатьне саклау буенча бөтен эшләрне башкарабыз. Моңа чүп-чар җыюдан тыш, агач утырту да, елга буйларын чистарту да, сулыкларны саклау да керә, – диде ул Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, соңгы 8 елда республикада табигатьне саклау буенча 106,8 млрд сумлык 1358 чара узган. «Шунысы сөендерә: экологияне саклауга Татарстандагы сәнәгать оешмалары да зур өлеш кертә. Алардан табигатьне саклауга 74 млрд сум акча килде, – ди министр. – Алга таба «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән башкарыласы зур эшләребез күп. 2027 елга кадәр Чаллыдагы Мәләкәс елгасын чистарту, аннан соң Чаллы елгасына яңа сулыш өрү бурычы куелды. 2028 елдан без Казандагы Нокса елгасын бар кушылдыклары белән бергә чистарта башлаячакбыз».
Сулыклар дигәннән, инде 5 ел рәттән Татарстан «Россия суы» бөтенроссия бәйгесендә беренчелекне ала. Быел әлеге бәйге Чаллыда башлана. Ник дигәндә, 16, 17 апрель көннәрендә анда экология съезды узачак.
Татарстанда 2019–2024 елларда «Экология» илкүләм проекты кысасында 30 зур чара уздырылып, моның өчен 21,6 млрд сумлык эш башкарылган. Хәзер исә «Экологик иминлек» проекты гамәлдә. 2030 елга кадәр 8 зур чараны тормышка ашыру күздә тотыла.
Министр әйтүенчә, икеайлык кысаларында уза торган «ЭкоЯз-2026» бәйгесенең һәр атнасы бер темага багышланачак. Иң активларны исә соңрак билгеләячәкләр. Аларны зур бүләкләр дә көтә. Ә менә 25 апрельдә республикакүләм өмә узачак.
Министрның беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин исә республикада яшәүчеләрнең табигатькә карашының уңай якка үзгәрүен әйтте.
– Чүп-чардан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр кимү дә сөендерә. Узган ел шушы вакытка министрлыкка 950 мөрәҗәгать килгән булса, бүген бездә 582 хәбәр бар. Әмма берәүләр җыештырганда, пычратучылар да аз түгел, – диде ул. – Икеайлык язгы ташу чорына туры киләчәк. Вакытында чүпләрне җыеп алмаган очракта, аларның сулыкларга эләгүе бар. Инеш-елгаларга авыл хуҗалыгы оешмаларының калдыклары эләгү куркынычы да зур. Шуңа күрә оешма җитәкчеләре табигатькә битараф булмасын иде.
Илнур Гобәйдуллин үзләренә хәбәр итеп торучыларга рәхмәтле икәнен яшерми. Кайвакыт «Халык контроле»ндә эшләнмәгән эшкә «тәмамланды» дип җавап килгәндә дә, уяу күршеләр чынбарлыкны ачарга ярдәм итә икән.
– Икеайлык кысасында рөхсәтсез чүплекләр табылса, хуҗаларына аларны бетерү бурычы куела. Кемнәрдер ике көн, ике атна эчендә дә бу урынны тәртипкә китерә. Без кешеләргә җыештырып алыр өчен иң күбе 60 көн бирәбез, – ди Илнур Гобәйдуллин. – Узган ел ачыкланган чүплекләрнең барысы да юка чыгарылды.
Район-авыллар өмәгә әзерме? Казанда карлар эреп бетсә дә, Тукай районының Сәмәкәй авылында кар күп әле.
– Яз саен чистарту бер матур гадәткә керде инде. Без аны бүләк өчен дип тә эшләмибез. 9 Майга кадәр бөтен җирне ялт иттереп куярга тырышабыз. Авыл эчләрен генә түгел, юл буйларын да тәртиплибез, – ди Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфирә Исхакова.
Чүпрәленең Иске Кәкерле җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин җыештырыр өчен җылы көннәрне көтеп торуларын әйтте.
– Безнең җирлектә 5 зират бар. Бүген аның дүртесе эшли. 1 Майда ук шунда өмә ясыйбыз. Халык бик актив, тырыш бездә. Үз йорт тирәсе генә түгел, авыл дип тырышалар. Читтә яшәүче якташларыбыз да ташламый. Элек су баса дип куркып торсак, хәзер авылга ташу төшми. Дамбалар ясатып куйдык. Бездә өмә җиткәнне көтеп тору юк. Көн дә җыештырабыз, – ди ул.
Буада яшәүче Нурдания Низамиева әйтүенчә, аларда инде ишегалды кипшергән.
– Табигать уянуны күрү дә – бәхет бит. Күңелләр күтәрелеп, әкрен генә җыештырып йөрибез. Иң элек май бәйрәмнәрендә өйне, мунчаны юып чыгарабыз. Өй чистаргач, капка төпләре, урамнар тәртипкә килә инде, – ди ул. – Эштән куркып торган юк. Өмәсе дә кирәк. Кыш буе кеше күрми дип кар астына ташлаган чүпләрне җыеп та ала белергә кирәк. Иң мөһиме: тирә-якка сак карасак иде. Кәнфит кәгазе дә үзе очып килми, ташлыйбыз бит! Ташламасак, җыясы да булмас иде.
Былтыр чистару икеайлыгы вакытында узган өмәләрдә 350 мең кеше катнашкан. Полигоннарга 334 куб метр чүп чыгарганнар. Табигать законнарын бозуның 3890 очрагы теркәлгән. Шуларның 1362 се – рөхсәтсез урынга чүп ташлау. 6,4 миллион сумлык штраф салынган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез