Газетага язылу

«Җырлап йөргән булалар инде...»

Соңгы вакытта бер тренд шикеллерәк нәрсә барлыкка килде. Татар эстрадасы турында сүз чыктымы, җыр текстларының начарлыгыннан зарланалар. Сүзләре бернәрсә түгел, шуны җырлап йөргән булалар инде, диләр. Мин дә шулай уйлыйм.

«Җырлап йөргән булалар инде...»
Фото: ru.pinterest.com

Чынлап та җырларның сүзләре пүчтәк, кайчагында бөтенләй мәгънәсез дә булып китә. Мәгънәсе булса, тапталып беткән сүзләр, билгеле җырларның рерайты (бер үк нәрсәне башка җөмләләр белән язуны шулай диләр) килеп чыга.

 

Рерайт мәсьәләсе катлаулы инде хәзер. Плагиат дип судка да бирә алмыйсың, минеке бит бу, дип тә әйтә алмыйсың. Авторына рәхәт: үз темаңны, үз стилеңне эзләп этләнәсе юк, билгеле бер җырны ал да шул ук мәгънәне икенче сүзләр белән кабатла.

 

Элек авторлар алай булмый торган иде. «Кеше бакчасына керү» дигән термин сыман нәрсә бар иде. Бу гарьлек, булдыксызлык, хәтта намуссызлык билгесе булып санала. Хәтта үзеңә кадәр булган темага алынып, ниндидер авторны хәтерләтә торган шигырь язсаң да гаеплиләр иде. Гаепләмәсеннәр өчен ул ким дигәндә берәр башка яхшырак булырга тиеш. Бүтән шагыйрь стилендә язу да гаеп санала, шундук «стилизация бу» дип юкка чыгаралар. Кемнеңдер стилен, язу рәвешен үзләштерергә тырышу була инде. Хәзерге кайбер авторларның бу хакта ишеткәннәре дә юктыр сыман тоела. Мин, мәсәлән, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Хәсән Туфан яки Һади Такташ һ.б. стильләрендә иркен эшли алам, тик моны бары тик аларның үзеләренә бәйле әсәрләрдә яки аларга ишарә ясарга кирәк булган очракта гына кулланам.

 

Хәзерге авторлар аны-моны карап тормыйлар. Алай гына да түгел әле, бу шагыйрьнең бер юлын, тегенең икенче юлын чәлдереп, текст җыючылар да хәттин ашкан.

Әдәбияттагы бурлык турында сүз ачсаң, гадәттә, яратмыйлар. Моны мин-минлек билгесе, яки күремсезләнү шикеллерәк кабул итәләр. Ләкин бу – иҗатның үсешен тоткарлый торган күренеш. Хәтта иң яхшы, иң үзенчәлекле әсәрләр дә, артыннан ук клон текстлар барлыкка килгәч, уникальлеген югалта. Менә күз алдына китереп карагыз: бер ханым, иң оста тегүчедән иң затлы күлмәк тектереп, мәҗлескә килде, ди. Барлык хатын-кыз соклана. Һәм беркадәр вакыттан соң барысы да азга гына каядыр югалып тора да тегенеңчә киенеп чыга. Әлбәттә, андый ук затлы түгел аларның күлмәкләре. Кайсы үзе маташтырган, кайсы Вьетнам базарыннан китерткән. Тукымасы да, тегелеше дә ташка үлчим, җепләре дә асылынып тора. Ерунда барысы да. Тик бу теге ханымның үзенчәлеген юкка чыгара. Барысы да инкубатор чебешләре шикелле бер төрлегә әйләнә.

 

Монда да шундый ук хәл. Клон текстлар үз гариплекләрен күрсәтеп кенә калмый, ә оригиналның үзенчәлекле матурлыгын да каплый. Әгәр әдәбияттагы урлашуга, рерайтизмга юл куясың икән, барлык текстлар да бер төрле дип зарланырга кирәкми. Димәк, син үзең гаепле.

 

Тагын бер сәбәбе: текстларны бүген теләсә кем яза. Җыр тексты язу ул – үзе бер һөнәр һәм аның үз кануннары, үз нечкәлекләре бар. Бөтен язучы да, бөтен шагыйрь дә, ул никадәр талантлы булмасын, җыр тексты яза алмый. Моның өчен дә роман язарга өйрәнгән кебек үк өйрәнергә, уңышсызлыклар аша узарга, камилләшергә кирәк. Ходай биргән таланты булгач, язучы бернигә дә өйрәнергә тиеш түгел, дип караучылар да җитәрлек. Талантлы хирурглар бар. Тик аларның күбесе фәләнешәр ел укыган, тәҗрибә туаплаган, камилләшкән. Ходай биргән таланты булып та сукыр эчәкнең кайсы якта икәнен белмәгән кешегә сез үзегезгә операция ясарга рөхсәт итәр идегезме? Юк, әлбәтттә. Ә җыр өлкәсендә... Монда һәр сантехник, кулын да юып тормыйча, йөрәк операциясенә керешә ала. Һәр маймыл, рульгә утырып, юлга чыга ала. Шул текстлардан сез нинди сыйфат көтәсез?

Бу күренешнең сәбәбе бик әллә кая китмәгән, ул җырчыларның әдәбият өлкәсендәге наданлыгыннан һәм саранлыгыннан килә. Җыр текстларын профессиональ дәрәҗәдә яза алучыга акча түләргә кирәк. Хәтсез генә. Һөнәрен камилләштерү өчен көчен дә, чыгымын да кызганмый эшләп, югары дәрәҗәгә җиткән иҗатчы өч тиенгә язып утырмый. Шуларга үз бәясен түләмәс өчен, җырчылар шырды-бырды авторларга мөрәҗәгать итә. Ә алар күп, артистларның артларыннан ияреп йөриләр, акча сорамыйлар, кайберләре үз текстын җыр итеп күрү хакына үзләре үк түләргә риза. Ал да җырла гына. Хөррият!

 

Өченче сәбәп тә бар. Тамашачының зәвыгы. Анысы турында артыгын сөйләп тормыйм, үз зәвыгыгызның ни дәрәҗәдә икәнен үзегез дә беләсез бит инде.

Нәтиҗә ясап, ни әйтергә мөмкин... Менә шул сәбәпләрне генә искә алганда да, «җыр текстлары начар», дип зарланырга ярамый. Кеше бакчасына керүчеләргә, рульдәге маймылларга, халявщикларга кул чабып яхшатланып утырасыз икән, үзегез гаепле бит инде. Тагы нәрсә көтәсез?

 

Һәм иң ахырдан бер лайфхак. Әгәр бар яклап та килгән матур җыр ишетергә телисез икән – үзегез языгыз. Мин гел шулай итәм.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре