Республика җитәкчесесүзләренчә, бу юлы форумга Россиянең татарлар тупланып яши торган 37 төбәгеннән 900 делегат килгән. "Катнашучылар арасында – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар вәкилләре . Алар үз эшләрен үстереп кенә калмыйлар, туган авылларына ярдәм итәләр, милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклыйлар. Элемтәләребезне алга таба да ныгытачакбыз!"- дигән ул MAX каналында.
«Бүген безнең илебездә татар авылларының саны 4200гә якын. Уңышлы эшмәкәрләр – авыл халкының ышанычлы таянычы. Сез авыл үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары белән тәэмин итәсез, мәктәпләргә, мәчетләргә булышасыз, милли йолаларны торгызасыз. Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез