Беренче чиратта алар юлларны кыш буена җыелган пычрактан чистартачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
Аның сүзләренчә, юлларны кышкы карап тоту чоры рәсми рәвештә 15 апрельдә тәмамлана. Хәзергә подряд оешмалары техниканы яңадан җиһазлау эше белән мәшгуль.
– Күчеш чорының төп бурычы урамнарны кыш буена җыелган пычрактан чистарту, шулай ук тотрыклы температура урнашканнан соң юлларны юу. Бер үк вакытта шәһәрдә санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык башлана, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Тиешле карар Башкарма комитет тарафыннан кабул ителде, ә эш планы район администрацияләре белән берлектә расланды, – диде Игорь Куляжев. Беренче этапта эшне коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендәге подряд оешмалары – идарәче компанияләр һәм муниципаль юл предприятиеләре алып бара. Аларга 23 млн кв. метрдан артык юл челтәрен чистартырга, киртәләрне, тукталыш павильоннарын һәм инфраструктураның башка элементларын тәртипкә китерергә туры киләчәк.
– Санитар чистартуга мөмкин кадәр күбрәк шәһәр халкын җәлеп итәргә җыенабыз. Гомумшәһәр өмәсе 25 апрельгә билгеләнде. Быел шәһәр халкы җыештыру урынын алдан сайлый һәм онлайн теркәлә ала, – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында быел санкцияләнмәгән чүплекләрдә 40 меңнән артык кубометр чүп-чарны юк итәргә кирәк. Бу максатларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән шәһәр Башкарма комитеты арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешү кысасында шәһәр бюджетыннан 49,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
– Кызганыч, ел саен бик зур чүплекләр барлыкка килә, аларны район администрацияләре һәм подряд оешмалары җәйге сезон алдыннан җыештырырга мәҗбүр. Әлбәттә, бу чүп күктән төшми. Без шәһәрне үзебез чүпкә батырабыз. Хокук бозучыларны ачыклау өчен бар юнәлештә эшләргә кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка, бу мәсьәләне сезгә шәхси контрольдә тотарга кирәк, – дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы халыкны тиешсез урыннарга чүп ташлый торган машиналарның номерларын теркәргә һәм бу хакта шәһәрнең кабул итү бүлмәсе, «Халык контроле» системасы аша хәбәр итәргә чакырды.
– Берләшеп кенә без бу проблеманы хәл итә алачакбыз, – дип ассызыклады ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез