Газетага язылу

Хыялым бар: үзебезгә дә берәр җиргә мич чыгарып куясы иде...

Гаеткә авылга кайта алмадык бу юлы. Иртән плитә өстендә үземнең шәһәр коймакларын пешереп маташканда, әни гаилә төркеменә фото җибәрде. Мич авызы алдында тәлинкәдә яңа гына кызарып пешеп чыккан майлы коймаклар тәгәрәшеп ята.

Хыялым бар: үзебезгә дә берәр җиргә мич чыгарып куясы иде...
Автор фотосы

– Коймагы бар, ашаучы юк, – ди әни, бәйрәм белән котларга шалтыраткач. Их, без кайткан булсак, бу коймакларны шунда мич алдында ук табадан төшкән берсен вареньега мана-мана, авызны пешерә-пешерә ашап бетереп барыр идек инде.

Авылларга газ кергәч, өйдәге мичләрнең башына җитүчеләр күп булды. Авылның бер остасы фәлән еллар элек чыгарган мичне сүтеп, кирпечләрен арт якка чыгарып тезделәр. Өйләр иркенәеп калды анысы. Аш бүлмәләренә заманча шкафлар кайтты, бар да яңача корылды.

Мин килен булып төшкән йортта мич өйнең аскы өлешендә – подвалда урнашкан. Әнә шулай подвалдан өйгә кадәр менеп, аш бүлмәсе аша морҗасы түбәгә үрмәләгән. Бер карашка өйнең үзендә мич юк кебек, аш бүлмәсендә вак плитка белән тышлаган дивар гына күренеп тора. Шул подвалда урнашуы белән генә исән калгандыр ул. Хәзер өйдә мич тотмыйлар дип, язмышын хәл иткән булырлар иде.

Менә шул мич елга ике тапкыр гает коймагы пешерер өчен «яши». Сәбәбе ул гына да түгелдер инде. Олы кеше барыбер әлеге дә баягы «дөнья хәлен белеп булмый»ны да уйлый. Әмма гает җитүгә, мич үзенең төп вазыйфасын җиренә җиткереп башкара. Каен утынында кызып, әнинең коймакларын чибәр генә итеп пешереп чыгара. Телеңне йотарсың инде менә!

Миченең кирәге калмаса да, коймагы күпләргә тансык. Сабан туенда, йортта Коръән ашы уздырганда кунакларны коймак белән сыйлау гадәте керттек. Һәр йортның төп сые булган татар коймаклары – VIP өстәлләрнең кадерле кунагы да. Табынга мич коймагы чыкса, башка тәм-том бер читтә кала. Бәйрәмнәр өчен урамда гына коймак пешерә торган итеп, мичне арба өстенә генә чыгарып, машина белән шуны авылдан-авылга йөртеп акча эшләүчеләр, коймактан бизнес ясаучылар да күп хәзер. Мобиль мич янына су буе чират тезелә, мичтән чыккан коймакны көтеп, сәгать буе басып торырга да читенсенми халык. Тансык ризык шул хәзер.

Безнең якның «кияү коймагы» дигән борынгы йоласы буенча, никах укылган кәләш йортында мичкә утын ягып, коймак пешерәләр иде. Хәзер кияү коймагын плитәдә пешерәләр микән, йоласын ук төшереп калдырдылар микән? Кияүгә чыккан һәр кызының бирнә сандыгына әби үзе тишеп чиккән ап-ак пәрдәләр салган. Ни кызганыч, нәнә дә, аның апа-сеңелләре дә ул пәрдәләрне сакламаган. Килен булып төшкән йортның тәрәзәләрен, аннары үзләре башка чыгып, яшь гаилә нигезе тәрәзәләрен бизәгән пәрдәләрнең хәзер кирәге калмаган. Хәзер менә шәм яндырып эзләсәң дә таба алуың икеле. Тапсаң да, кул эше, «хэнд-мейд» дөнья бәясе тора хәзер.

Хыялым бар: үзебезгә дә берәр җиргә мич чыгарып куясы иде. Шул мич торган бүлмәнең тәрәзәсенә тишкән пәрдәләр эләсе иде. Идәненә суккан паласлар җәясе иде…

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре