Төсенә карыйсы
Көн уртасы булганлыктан Казансу елгасындагы балыкчылар күптән елга уртасында иде. Бозга керергә курыктым. Шуңа күрә яр буенда кармак тотып утыручы берничә мәктәп укучысы һәм бер балыкчының гына хәлен белештем. Фәрит абзый балык тотарга көн дә йөри икән.
– Минем өчен бу – бер ял итү чарасы, 4 чакрым җәяү киләм, балык тотам да кире җәяүләп кайтып китәм. Көннәр буе өйдә утыру арыта. Шуңа үземә шундый шөгыль таптым. Боз өстенә кермим. Махсус киемнәрем дә юк. Тормышымны да куркыныч астына куясым килми. Мине балыкчы дип тә атап булмыйдыр, ял итү рәвеше генә бу, – ди ул.
20 еллык балыкчы стажы булган абыемның: «Чын балыкчы Казансу елгасында утырмый инде ул», – дигән сүзләрен искә төшереп, Балык Бистәсе районының Трой Урай авылына балыкчылар янына юл тоттым. Иртәнге бишләр тирәсендә әле яктырып кына килә, ә балыкчылар инде Чулман яр буенда. «Курыкмыйча, язгы бозга керәсезме?» – дип кызыксынам алардан. Беренчеләрдән булып сүзгә Игорь Токранов кушыла. Ул бозның нинди төстә булуына карап эш йөртүләрен аңлата.
– Боз каралып торса, ул әле нык була. Ә ап-ак боз куркыныч, чөнки анда инде карлы су ята һәм мондый бозда суга төшеп китү куркынычы күбрәк, – ди ул. – Бер тапкыр барып, боз өстендә балык тотуның рәхәтлеген тоеп карау да җитә, шуннан соң сине боз үзенә гел тартып торачак. Кышын яки язын балык тоту – дәвалап булмый торган чир. Балыкка кечкенәдән йөрим. Башта әтием белән, үсә төшкәч, иптәш малайлар белән йөрдек. Шуннан кышкы балык тотуны үз иттем. Елга буенда яшәп, балык тотмасаң, авылдашлардан оят.
Сергей исә балыкка баруны бәйрәм дип атый. Хәтта ялны да шуңа карап ала.
– Чын балыкчы бозның калынлыгын бер күрүдә чамалый. Мин тимер таяк белән сугып тикшерәм. Юкарак урында тавыш бер төрле яңгыраса, калынракта икенче тавыш ишетәсең. Боз өстенә су калыккан, яр буенда чишмә бәреп торган урыннарны читләтеп үтсәң, сиңа берни дә янамый, – ди ул.
Илсур Хәкимов балык тоту белән шушы авылга кияү булып килгәч җенләнә башлаган.
– Башта җәй көне генә кармак сала идем. Күршеләрнең ел әйләнәсе балыкка йөрүен күргәч, кызыксына башладым. Кышкысы кыйммәткә төшә анысы, махсус киемнәр булырга тиеш, ләкин анда алган рәхәтлекне аңлатып бетереп булмый, – ди ул. – Минем махсус киемне күрәсезме? Боз ярылып, суга төшеп китәм икән, әле 20 минут костюм мине су өстендә тотып торачак. Мин бар яктан әзерләндем. Язгы балык тотуның бар тәмен бары тик балыкчы гына аңлый. Урманга ауга йөрү дә куркыныч бит, ләкин аучылар барыбер йөри. Хәтта машинада йөрү дә куркыныч. Күпме кеше юл һәлакәтенә эләгеп үлә. Куркып утырсаң, бу дөньяда яшәп торуның да кирәге юк. Иң мөһиме барысын да уйлап эш йөртергә, бозга үзең генә чыгып китмәскә, якында сине коткарырлык кешеләр булырга тиеш.
Балык үзе килә
Марсель Ихсановның кышын көне буе утырып, бер балык та эләктерми кайткан чаклары булган.
– Ә язын балык ач, аларга ризык кирәк, үзләре, безне тотыгыз дигәндәй, кармакка килеп эләгә. Ничек инде шул мөмкинлекне кулдан ычкындырырга? Куркыныч икәнен бик яхшы беләбез. Язгы кояш арканы җылыта, акрынлап боз өстенә су чыга башлый. Бу куркыныч уен кебек. Ләкин һәр балык өчен балаларча куанасың. Монда адреналин ташый, – ди Марсель.
Инде 40 ел стажы булган Надир Хәлилов үзен бу шөгыль белән чирле кеше дип саный.
– Язын да боз өстенә керәм, үземне куркыныч астына куеп балык тотудан бер рәхәтлек алам. Язгы балык тоту балыкчылар телендә «соңгы боз» дип атала. Балык уылдык чәчәр алдыннан яхшы эләгә. Тик балык елдан-ел кими. Браконьерлардан да зур зыян килә. Безнең кебек кармак тотып утыручыларга шул сыла (судак), корбан балыгы (лещ), чуртанга риза булып йөрергә кала, – ди ул.
Ялгыз йөрмәскә
Гомере буе Трой Урайда яшәгән Михаил Афанасьев исә язгы бозга чыкканчы башкаларга карый.
– Бозда халык күп икән, димәк, әле боз нык, балык тотарга була. Ялгыз гына йөрмибез, ярдәм итәргә иптәшләребез янәшәдә. 10–15 метр озынлыктагы нык бау йөртәм, аның бер башы элмәкле һәм нинди дә булса йөк бәйләнгән булырга тиеш. Суга төшсәң, иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Батып үләргә язган икән, балык тотарга йөрмәсәң дә, үләсең инде ул. Менә сезнең шәһәрегездә яшәү куркынычрак та әле. Ә монда нинди матур табигать, – ди Михаил Афанасьев.
Юка бозга чыккан өчен 1,5–2 мең сум штраф салу каралган. Хәер, балыкчылар моны үзләре дә белә.
– Коткаручылар ел саен бер үк сүзне сөйли. Ул бит – аларның эшләре. Менә ничә ел кышын да, язын да балыкка йөрим, бер батканым юк. Беләсеңме, нишләп батмыйм? Чөнки нинди боз өстенә керергә яраганлыгын, кайчан инде соң булуын бик яхшы аңлыйм. Көннәр болай җылы торса, 4–5 көннән Чулманга кереп булмаячак инде, – дип көрсенә Михаил.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез