Казанның агросәнәгать паркында Арчадан кигән Фирая апа сөт ризыклары сата.
– Казан белән Арча арасында ярминкәләргә йөри башлаганыма да 20 ел бардыр инде. Элек тә саттык, хәзер дә. Шунысы сөендерә: сатып алучылар рәхмәт әйтеп китә. Мин килгән атнада гына ярминкәгә махсус йөрүчеләр дә бар. Андыйлар алдан заказ биреп куя да кирәк әйберен килеп кенә алып китә. Хәзер инде үзебездә дә ярминкәсез тора алмыйбыз, – ди ул.
Арчаның Ташкичү авылы җирлегеннән килүчеләрнең әйберләре сатылып беткән, алар әкренләп урыннарын җыештыра, кайту ягына җыеналар иде. Күршеләрендә исә самавыр кайнап утыра, шул яктан борынны кытыклап коймак исе килә. Баксаң, ярминкәгә килүчеләрне сыйлаулары икән. Бу урыннан кеше өзелми. Су буе чират торсаң, тамак та ачар монда! Әнә Фирая апа әйтә бит: алар иртәнге дүрттә товар тезеп куйса, биштә инде сатып алучылар килеп җитә.
Чират дигәннән, иң озыны Чүпрәле алмасына, аннан кала кыяр-помидор саткан җирдә иде. Килосы 90 сумлык алманы тартмалап алып китүчесе дә бар. Кыяр-помидор да арзан монда. Кибеттәгесенә якын да килеп булмый, ди әнә апалар.
– Җиләк-җимеш сатучыларда кыярның бәясе быел 650 сумга кадәр менде. Помидор әле дә 400 сум тора. Монда кыяр да, помидор да – 133 сум. Безнең кебек пенсионерларга әйбәт инде бу, – ди Резеда ханым.
Тавык ите сатучылар янында «ВТ»ны күп еллар алдыручы Нурзилә апа очрады.
– Быел аякларым авырта башлады. Таякка калдым бит, балам. Шулай да ярминкәгә чыкмыйча булдыра алмадым. Кызым алып килде, – ди Нурзилә апа. – Ат ите дип килгән идем. Элек Чуашстаннан килүчеләрдән ала идем. Сатучысы олы кеше булгач, хәлебезгә кереп арзанга бирә иде. Аларны кертмиләр икән хәзер. Кукмарадан килгән Илшаттан алдым инде. Аның да ите тәмле була, тик бәясен генә төшерми.
Шул арада безнең нәрсә сөйләшкәнне ишеткән бер сатучы, бөтен кешегә арзан кирәк, дип куйды.
– Ул малны үстерер өчен күпме акча кертәбез бит хәзер. Бөтен нәрсәне сатып аласы. Печәнен дә, саламын да, икмәген дә. Шәһәр кешесенә ансат инде ул – тир түгеп эшләгәнне белүче юк. Менә мин 15 ел шәһәр күргән кеше түгел. Авылга килгән концертны карарга чыгарга да рәтем калмый. Мал тоткач, мәшәкате күп. Әле кичә сыерым бозаулый алмыйча тилмертте. Аннары бик озак чүбен салмады. Керфек тә какмаган мин, җаныкаем, – ди үзен Фирүзә дип таныштырган апа.
Инде кайту юлында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләрен үз кубызына биеткән апа очрады.
– Кол Гали ягында торам. 10 нчы микрорайонга да килә ул ярминкә дигәннәре. Тик безгә продукцияне аз алып киләләр. Иртән торып сөткә чиратка бастым. Бетте дә китте. Аптырагач, монда килдем. Монда да беткән икән сөт. Ник аны бик аз алып киләсез? Миңа 1 литры 50 сумлык сөт кирәк, – диде ул.
Шул арада апага 2 пакет Кукмара сөтен алып килеп тоттырдылар. Ул моңа риза түгел. 900 граммлыны 75 сумга алмыйм, ди.
– 3 литр ала идем дә, катыгын ясыйм, сөтен кайнатып куя идем. Буш шешә белән кайтып китәм инде бүген. Безнең якка сөтне күбрәк китерсеннәр, миниcтрга әйтегез, – дип саубуллашты ул.
Министрлык вәкилләре бу хәлне болай аңлатты:
– Ярминкәгә кайчан күпме кеше киләсен белеп булмый. Теге атнада 5 тонна сөт алып килгәннәр иде. Аның 3 тоннасы гына сатылды. Бу атнада 5 тонна да җитмәде. Җитештерүчене дә уйларга кирәк. Сатылмаса, ул аны нишләтә соң? Май белән катык ясап куеп кына булмый бит, – диде арадан берсе.
Язгы ярминкәләр башланганнан бирле 282,7 миллион сумлык продукция сатылган. Болар – 296 тонна яшелчә (шуның 184 тоннасы бәрәңге), 55,2 тонна агызыла торган сөт, 78,3 тонна шикәр комы, 301,5 тонна ит, 532 мең данә йомырка.
Бәяләр
Сыер ите – 600–800 сум
Сарык ите – 900 сум
Корт – 500 сум
Каймак (350 грамм) – 250 сум
Сыер мае (килограммы) – 850–1000 сум
Тавык ите (килограммы) – 400 сум
Пакеттагы 3,2 процентлы сөт (900 грамм) – 75 сум
Агызып сатыла торганы (литры) – 50 сум
Кишер, суган, чөгендер, кәбестә (килограммы) – 30 сум
Бәрәңге (килограммы) – 25 сум
Кыяр, помидор (килограммы) – 133 сум
Алма (килограммы) – 90–120 сум
Тере тавык – 400–550 сум
Әтәч – 500 сум
Саламның бер төргәге – 300 сум
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез