#КаzanForum: Марат Хөснуллин: “Мөселман илләре – ышанычлы хезмәттәшләребез”

Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин журналситларга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумына бәйле фикерләре белән уртаклашты.

– Әлеге форумнан вәкать уңай тәэсирләр генә алдым. Бик вәкиллекле җыен. Тәүге тапкыр 85 дәүләт катнаша. Чарага 15,5 мең кеше килгән. Кунакларның исемлеген карап чыккан идем: бөтен Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре министрлар, Хөкүмәт җитәкчеләре дәрәҗәсендәге саллы делегацияләр белән катнаша. Бу – мөселман илләренең Россиягә карата игътибары зур булуы турында сөйли. Шуны да искәртеп әйтәсем килә: бер генә мөселман иле дә безгә каршы санкцияләр кертмәде һәм Көнбатыш илләре керткән санкцияләрне хупламады. Димәк, мөселман илләре – безнең ышанычлы хезмәттәшләребез, – диде вице-премьер.

Аның әйтүенчә, форум икътисадый яктан зур кызыксыну уята.

– Бигрәк тә, логистиканы җайга салу юнәлеше мөһим. Бүген “Төньяк–Көньяк” транспорт коридоры бөтен илләрне дә кызыксындыра диярлек. Иран, Бәхрәйн, фарсы култыгы илләрен аласыңмы, барысы да бу мәсьәләдә кызыксыну белдерә. Безнең хәләл продукциягә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы товарларына, хезмәтләр күрсәтүгә сорау зур, – диде Марат Хөснуллин. – Әтергә кирәк, без моңарчы күбрәк Көнчыгышка таба үсеш стратегиясенә басым ясадык. Бу эштән бүген дә баш тартмыйбыз. Көнчыгыш тимер юл полигоны, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринург, Төмән һәм бу юнәелштә Владивостокка кадәр сузылачак юл төзелешләре дәвам итә. Әмма чынбарлык безгә Көньякка таба хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтте. Көньякка Каспий диңгезе аша чыгу юлын күрәбез. Бу мәсьәләдә Урта Азия делегацияләре белән уртак фикергә килдек. Кайбер илләр белән килешүләр төзедек инде, ә кайбер хезмәттәшләребез белән якын арада ук очрашып сөйләшергә сүз куештык. Бөтен эшне үзара сөйләшеп башкарачакбыз.


Фикер өстәү