Бакчачылык ширкәтендәге ике җир участогын ничек берләштерергә?

Бакчачылык ширкәтендә минем ике җир участогым бар. Янәшә урнашсалар да, документта алар ике территория булып санала. Шуларны ничек берләштерергә икән? Бакчага кагылышлы тагын бер соравым бар.  Безнең ширкәттә  комплекслы кадастр эшләре үткәргәннәр.  Әмма мин кайбер нәтиҗәләр белән риза түгел.  Хәзер участокның чикләрен яңадан тикшертә аламмы?

Минзилә Вәлиева. Чаллы

Галина Галиуллина,  Росреестрның Татарстан идарәсе матбугат җитәкчесе:

– Кадастр нәтиҗәләре белән риза булмасагыз, башта сезгә шул эшне җиренә җиткерергә кирәк.  Реестр хаталарын төзәтер өчен, әзер ызанлау планы белән бергә гариза язып, күпфункцияле үзәккә тапшырыгыз. Чөнки участокларны берләштерү барышында әлеге документларның төгәл булуы шарт. Аннан инде берләштерү эшенә дә тотына аласыз.  Моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Берләштерелгән участок  Җирдән файдалану кагыйдәләренең минималь һәм максималь чикләүләренә туры килергә тиеш.


Фикер өстәү