#КаzanForum: Казанда тәүге «Үсмерләр ислам уеннары»н үткәрергә тәкъдим иттеләр

Бу хакта “KazanForum”да Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутат, Татарстан Олимпия комитеты президенты Марат Бариев әйтте.

– Кайбер илләр һәм халыкара спорт оешмалары үз-үзен тотышы, кыяфәте гайре-табигый булган кешеләр өчен дә ярышларда катнашуга ишек ачты. Бу – Олимпия хартиясе гамәлләрен шик астына куя, ислам һәм христиан диннәре кануннары белән ярашмый һәм гомум кешелек кыйммәтләренә каршы килә. Шуңа күрә “Үсмерләр ислам уеннары” проектын тәкъдим итәм. Әлеге ярышларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдә яшәүче 16 яшькә кадәрге спортчылар катнаша алачак, – диде ул. – Тәүге уеннарны Казанда үткәрергә тәкъдим итәм. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Ә Татарстан – илнең иң төньяктагы мөселман төбәге. Биредә Ислам хезмәттәшлеге илләре белән эшләүгә зур әһәмият бирелә.

Үсмерләр ислам уеннарында спортчылар футбол, өстәл теннисы, волейбол кебек 20 спорт төре буенча көч сынашачак дип фаразлана.


Фикер өстәү