#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары белән очрашты

Татарстан Рәисе Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо белән очрашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов катнашты.
Әхмәд Кавеса Сенгендо Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Рөстәм Миңнеханов Сенгендо әфәндегә Казанга килүе өчен рәхмәт белдереп, форумның Россия белән мөселман дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен зур мәйданчык булып торуын басым ясап әйтте. Форумның эшлекле программасына халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары, хәләл индустрия, инвестиция кебек актуаль темалар буенча 200ләп чара кертелгән.
Республика Рәисе басым ясап әйткәнчә, Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасының төрле подразделениеләре белән хезмәттәшлек итү буенча зур тәҗрибәсе бар. Шулар арасыннан – ислам үсеш банкы, “ИРСИКА” ислам тарих, сәнгать һәм мәдәният үзәге һ.б. “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме ягыннан да зур эшләр алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оемасы илләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча зур мөмкинлекләргә ия булуын искәртеп үтте. “Татарстан үрнәгендә без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итү механизмнарын җайга салуга омтылабыз”, – диде ул.

Безнең белешмә: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) – 57 мөселман илен (1,2 миллиардтан артыграк кеше) берләштерүче дәүләтара оешма. Бүгенгә, БМОдан соң, икенче иң зур халыкара оешма булып тора.ю Штаб-квартирасы Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан.


Фикер өстәү