Татарстан Рәисе: Kazan Forum Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә яңа баскыч булачак

KazanForum Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә яңа баскыч булачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында белдерде. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерү — Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. «Ил Президенты Владимир Путин Россия һәрвакыт мөселман дөньясы белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтәчәк һәм тирәнәйтәчәк дип күп тапкырлар билгеләп үтте. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп рольне KazanForum уйнарга тиеш, ул быелдан федераль дәрәҗәдә үткәрелә», — диде РФ вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә KazanForumда катнашуларын 65 ил, РФнең 30дан артык субъекты вәкилләре, чит ил министрлары һәм дипломатлары раслады. «Бу форумның „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме алып барган эшчәнлек кысаларында Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы буларак югары статусын ассызыклый. Булачак форумның эшлекле программасын тулыландыру буенча җитди эш башкарылды. Бүгенге көндә 150дән артык эшлекле сессия узачагы билгеле, аларда 750дән артык спикер катнашачак», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Татарстанда форумга әзерлек һәм аны үткәрүнең аерым юнәлешләре буенча эшче төркемнәр булдырылды, алар атна саен гамәли мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшмәләр үткәрә. Булачак чара Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итүләр йортында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелеге белән ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең илчеләре очрашуы барышында быел алтынчы мартта тикшерелде. Очрашуда 40ка якын илче катнашты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген KazanForum уздыру көннәрендә юлдаш чараларны оештыру буенча эш алып барыла. Алар арасында «Россия Ислам дөньясы: дини-ара хезмәттәшлек нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» көн тәртибе белән «Россия Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең махсус утырышы да бар. Аның кысаларында Россиянең һәм Ислам дөньясы дәүләтләренең дини оешмалары арасында уртак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне тагын да якынайту, кешелеклелек һәм туганлык принципларын үтәү максатыннан диалог тәҗрибәсен алга сөрү каралачак. Төркем утырышында Россиянең һәм чит илләрнең югары дәрәҗәле катнашучылары көтелә. Форум барышында тагын бер мөһим чара булып чит илләрнең мәдәният министрлары катнашында «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасының Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә роле» панель дискуссиясе торачак.

«Russia Halal Expo күргәзмә мәйданчыгын оештыру һәм тулыландыру буенча эш дәвам итә. Россия Федерациясенең коллектив стендында чит ил партнерларына безнең потенциалны күрсәтү мөһим2, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, федераль коллегалар белән берлектә Россия Федерациясенең коллектив стендында эшне администрацияләү һәм оештыру өчен җаваплы башкарма хакимият органын билгеләргә, федераль дәрәҗәдә координатор билгеләргә, коллектив стендта тәкъдим ителгән министрлыклар һәм ведомстволар стендларын контент белән тулыландыру буенча эш алып барырга, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешен, инвестицион, сәнәгать, агросәнәгать потенциалын презентацияләүне оештырырга кирәк.

«Форум кысаларында күп яклы килешүләргә кул куюны тәэмин итү буенча эш алып баруны максатчан дип саныйбыз. Форумның генераль партнерлары сыйфатында халыкара һәм Россия дәүләт корпорацияләренең катнашуы чараның статусын күтәрергә тиеш. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан ким дигәндә 3 халыкара һәм 5 Россия дәүләт корпорациясен җәлеп итүдә, шул исәптән аларның Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе кысаларында стендлар төзүдә ярдәм итүләрен сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе оештыру комитеты әгъзаларына.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мөһим бурыч — форум кунакларыныңкилүләрен уңайлы тәэмин итү. Чара барышында Казанга килүче халыкара рейслар пассажирлары өчен тизләтелгән чик контроле оештырылырга тиеш.

«KazanForum башланганчы бер айдан да азрак вакыт кала. Югары дәрәҗәле чит ил кунакларының катнашуы турында раслауларны алуны активрак эшләргә кирәк. Бу мәсьәләгә безнең федераль коллегаларыбызның да кушылуын сорыйм. Уртак тырышлык белән булачак KazanForum югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачагына ышанам», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук форум кысаларында оешманың мөһимлеген билгеләп үтте.

Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре турында тулырак мәгълүматны Россия Президенты киңәшчесе, оештыру комитеты рәисе урынбасары Антон Кобяков җиткерде.


Фикер өстәү