16 яшьлек кыз наркотик иснәүдән һәлак булган

5-6 үсмер, бер компаниягә җыелышып. наркотик кулланганнар.
Смоленск өлкәсенең Сафоново шәһәрендә 16 яшьлек кыз наркотикны чамадан тыш күп кулланудан һәлак булган. Readooka язганча, 5-6 үсмер, бергә җыелышып, тыелган матдәне иснәгән.

Компаниядәге иң олы кеше – 24 яшьлек егет балигъ булмаган кызны наркотикка җәлеп итүдә шикләнелә. Шул ук вакытта туганы егетнең гаепле булмавын аңлаткан.

– Анда алар икәү генә түгел, ә 5-6лап булган. Наркотикларны һәлак булган үсмернең дус кызы сатып алган һәм барысына да өләшкән. Бу кызга да – 16 яшь. Барысы да шуны иснәгән. Хәзер, янәсе, барыннан да олырак, җитмәсә, кайткан кеше, дип, аны гаепле итеп калдырмакчылар. Егет наркотиклар сатып алган шушы кыз белән кайткан. Наркотик кулланган кыз аңын җуйгач, кайткан кыз, дустының сулыш алмавын күреп, бик нык курыккан. Шунда егеткә шалтыраткан. Тегесе “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кушкан. Хәзер аны гаепле итеп калдырырга маташалар”, – дигән ул.


Фикер өстәү