Республика балалар бакчаларына татар теленә өйрәтә торган 44 мең магнит карточка тараттылар

Әлеге магнит карточкалар балаларга гаилә әгъзалары, төрле ризыклар, кием-салым, ел фасылларының татарча атамаларын кызыклы формада өйрәтергә ярдәм итәчәк.

800 магнит такта һәм 44 мең магнит карточканы Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан китап нәшрияты әзерләгән.

– Комиссия белән берлектә башкарып чыккан чираттагы проектыбыз бу. Дөресен генә әйткәндә, мондый магнит карточкалар бүгенге заман балаларына ни дәрәҗәдә кызыклы булыр икән, дип шикләнгән идем. Баксаң, без – олылар гына шулай уйлыйбыз икән. Мондый такта эш бүлмәмдә дә тора. Улым кунакка килгән саен китми дә аның яныннан. Телефонын, башка гаджетларын читкә куя да, шуның янында мәш килә, – дип сөйләде Татарстан китап нәшриятының җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.

Татар телен өйрәтү белән беррәттән, балаларда фикерләү сәләтен үстерә һәм кече моториканы камилләштерә торган магнит такталарны 800 балалар бакчасына тараттылар.


Фикер өстәү