Мәскәүдә дәрес вакытында сигезенче сыйныфта укучы кызның рюкзагына ут капкан. Аның биштәрендәге пауэрбанкы (мобиль зарядка җайланмасы) шартлаган икән. Утны янгын сүндергеч белән сүндергәннәр, дип яза “Новости Москвы” телеграм-каналы.
Зарядка җайланмасы салынган биштәр парта кырыендагы элгечтә булган. Кыз, утны абайлауга, рюкзагыннан телефонын тиз генә алган да читкә томырылган. Башка әйберләре янып беткән. Бәхеткә, укучыларның берсе дә зыян күрмәгән. Утны янгын сүндергеч ярдәмендә сүндергәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat