Рөстәм Миңнеханов: Казанда «наркомания» диагнозы куелучылар саны арта

Республикада наркотиклар таралуга бәйле вазгыять катлаулы булып кала бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

Президент фикеренчә, наркотикларның, шул исәптән аның яңа төрләренең таралу масштабы бөтен җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. «Наркотиклар ел саен меңләгән кешенең кешелеген югалтырга мәҗбүр итә, үтерә, балаларның, яшьләрнең язмышларын җимерә, гаиләләренә кайгы һәм хәсрәт китерә, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен какшата», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген республикада 19 меңгә якын кеше наркомания буенча исәптә тора. Аларның саны елына якынча 2 процентка арта.  Хәзерге вакытта күзәтү астында булучыларның күпчелеге 2–5 ел дәвамында наркотиклар кулланган. «Аларны дәвалау, кагыйдә буларак, нәтиҗәсез», – дип искәртте Президент. Ул наркотик кулланучыларны, бигрәк тә яшьләр арасында, мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау системасын гамәлгә кертүне наркология хезмәтенең төп бурычы дип атады.

– Наркотик куллану буенча беренче тапкыр күзәтүгә алынучыларның барысы да диярлек республиканың эчке эшләр органнарының максатчан эше нәтиҗәсендә ачыкланган. Республиканың 19 районында һәм барыннан да бигрәк Казанда «наркомания» диагнозы куелучылар санының артуы күзәтелә, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республикада наркотик һәм психотроп матдәләр белән агулану аркасында 76 кешенең гомере өзелгән. Наркотиклар белән тәэмин итеп торучы 27 канал ябылган. Исәптә торган наркотик кулланучылар арасында балигъ булмаганнар да бар.

Анализ нәтиҗәләре белгечләрне тагын да шөбһәгә салган. Наркотиклар тарату юнәлешендә хәзер заманча коммуникация чаралары, интернет челтәре торган саен ныграк кулланыла, наркотикларның законсыз әйләнешенә күпләп яшьләр җәлеп ителә. «2020 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән (№ 733) 2030 елга кадәр Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе расланды. Аның кысасында безнең алда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора. Барлык юнәлешләр буенча да активрак һәм кискенрәк эш итәргә кирәк», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов комиссия утырышында.

 


Фикер өстәү