Бер ел эчендә Татарстанда наркоманнар саны 33 процентка арткан

Бер ел эчендә Татарстанда наркоманнар саны 33 процентка (!) арткан. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш табиб-наркологы Резеда Хәева сүзләренә караганда, 2021 елда Татарстанда 469 кешегә «наркомания» диагнозы куелган. Чагыштыру өчен: алдагы елда андыйлар саны 374 булган. Хәзерге вакытта республикада наркотиклар кулланган 8 меңнән артык кеше исәптә тора.

Шуларның бишесе – яшүсмер. Узган ел шушы кыек юлга кереп киткән алты үсмер исәптә торган. «Иң мөһиме – наркоманлыкның үсмерләр арасында теркәлгән яңа очраклары юк», – ди республиканың баш табиб-наркологы. Белгеч моны хәзер яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышуы белән аңлата.

Резеда Хәева сүзләренә караганда, исерткеч эчемлек, тәмәке, наркотик кебек афәтләрнең барысы да баш миенең билгеле бер өлешләренә йогынты ясый. Шул рәвешле бәйлелек барлыкка китерә. Яшьләр арасында җиңелчә генә, куркынычсыз дип саналган синтетик матдәләрнең дә зыяны әйтеп бетергесез дип чаң суга белгечләр.

– Чынлыкта теләсә кайсы заманча наркотик баш миендә төзәтеп булмаслык үзгәрешләр китереп чыгара. Алар героин кебек электән билгеле наркотиклардан да куркынычрак. Алар да кешенең психикасын җимерә, – ди Резеда Хәева.

Белгеч китергән саннардан аңлашылганча, быелның өч аенда Татарстанда 100 мең кешегә 3,7 наркомания очрагы туры килгән. Узган елның шушы ук чорында ул 2,7 очрак тәшкил иткән. «Шул рәвешле бер ел эчендә республикада наркотик кулланучылар саны 33,8 процентка арткан. Бу очраклар, нигездә, Татарстанның эре шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда теркәлә», – ди белгеч. Әлеге афәткә бәйлелек буенча исәптә торучыларның яртысыннан артыгы (60,6 процент) – 20–39 яшьлек кешеләр. Тагын 38,4 процентын 40–59 яшьлекләр тәшкил итә.

Ел башыннан бирле республиканың хокук сакчылары 215 килограмм наркотикны кулга төшергән, Татарстанга наркотик керткән 31 канал ябылган. Әле берничә көн элек кенә хокук сакчылары Биектау районындагы бакчачылык җәмгыятьләренең берсендә эшләп яткан нарколабораториянең эзенә төшкән.  Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Павел Фомин сүзләренә караганда, ел башыннан бирле наркотик тарату белән шөгыльләнгән 700 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның күпчелеген эше, даими керем чыганагы булмаган 30 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә. «Араларында 16–17 яшьлек үсмерләр дә бар», – ди Павел Фомин.


Фикер өстәү