Россиядә 2018–2021 елларда ел саен «сниффинг»тан 350ләп үсмер үлгән

Татарстанда 18 яше тулмаганнарга энергетиклар һәм кабызгычлар (зажигалка) сату һәм сатып алу тыелачак. Тиешле закон үз көченә 12 ноябрьдән керә. Закон үтәлмәгән очракта, алучыга да, сатучыга да саллы гына штраф каралган.

Әлеге закон проектын республика прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстан Дәүләт Советының сентябрь ахырында узган утырышында тәкъдим итте. Сүз  18 яше тулмаганнарга тонусны күтәрә торган хәмерсез эчемлекләр (энергетиклар) һәм сыекландырылган углеводород газы кергән товарлар (кабызгычлар) сату турында бара. Илдус Нәфыйков аңлатканча, яшьләр арасында әлеге товарларның популярлыгы көннән-көн арта гына. «Алар көн саен, ким дигәндә, 250 мл күләмендә энергетик эчә. Ә составында кофеин, таурин кебек зарарлы компонентлар булган эчемлекләрне мондый күләмдә эчү сәламәтлек өчен бик зыянлы. Бу наркомания, алкоголизм, симерү кебек авыруларга китерергә мөмкин. Өстәвенә энергетиклар балалар өчен зыянлы продуктлар исемлегенә дә кертелгән», – диде Татарстан прокуроры.

Илдус Нәфыйков кабызгычлар сатуны тыюның сәбәбен дә атады. Ул да булса – бүген үсмерләр арасында популяр булган «сниффинг» күренеше. Бу күренеш кабызгыч яки аның баллончыгыннан углеводород иснәүдән гыйбарәт. Монысы исә йөрәк ритмы бозылу яки йөрәк тибешенең бөтенләй туктавы белән тәмамланырга мөмкин. Татарстанда шушы рәвешле уеннан уймак чыгаруның быел бер очрагы теркәлгән инде. Чаллыда яшәүче кыз бала бутан иснәп җан биргән. 2021 елда да Чаллыда газ белән агулануның өч очрагы теркәлгән булган.

Нәтиҗәдә, әлеге закон проектын Татарстан депутатлары да, Президент та хуплады. Рөстәм Миңнеханов тиешле карарны 2 ноябрьдә имзалады. Закон үз көченә 12 ноябрьдә керәчәк.

Хәзер алда саналган товарларны сатып алучыларга – 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, ә оешмаларга 100 меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Әлеге законны Россия Дәүләт Думасы депутатлары да хуплаган. «Парламентская газета» хәбәр итүенчә, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов законның актуальлеген, әмма аны федераль дәрәҗәдә кабул итүнең дәвамлы эш булуын искәрткән.

Сүз уңаеннан, балигъ булмаганнарга энергетиклар сату, Татарстаннан тыш, тагын 40лап төбәктә тыелган. Кайбер төбәкләрдә үсмерләр кабызгычлар та сатып ала алмый.

Лилия Гыймазова

 

Сан

Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Бийсултан Хамзаев сүзләренә караганда, 2018–2021 елларда илдә ел саен «сниффинг»тан 350ләп үсмер үлә.

 


Фикер өстәү