“Салават күпере”ндә балаларга бәйләнүче ир-атның кем булуы ачыкланган

Күптән түгел социаль челтәрләрдә “Салават күпере” торак комплексында балаларга бәйләнгән кара киемле бер ир-ат турында мәгълүмат таралды. Бу хактагы хәбәр тиз арада тарала башлый, башкалада “маньяк” пәйда булу турында имеш-мимешәр барлыкка килә.

“Татар-информ”га билгеле булганча, Юдинодагы 4 нче номерлы полиция бүлегенә “Салават күпере”ндә бер ир-атның 10 яшьлек малай янына килеп сөйләшә башлавы турында хәбәр итәләр. Бу урынга тиз арада тәртип сакчылары җибәрелә, күзәтү камераларындагы язмалар тикшерелә. Нәтиҗәдә, 10 яшьлек малай бу вакыйганы уйлап чыгарган ачыклана. Ул өенә соңарып кайта, ә әти-әнисе ачуланмасын өчен үзенә таныш булмаган ир-атның бәйләнүен әйтә. Дөреслек исә полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә генә ачыклана.


Фикер өстәү