«Менә мин, әле исән, ә инде күмеп куйдылар»: «Салават Юлаев» командасы һөҗүмчесе 21 яшендә вафат

Спорт дөньясында коточкыч югалту – көчле авырудан соң 21 яшьлек хоккейчы Родион Әмиров вафат булды. «Салават Юлаев» командасы һөҗүмчесе ел ярым баш миендәге яман шеш белән көрәште. «Интертат» яшь каһарманның кыска, шул ук вакытта якты тормыш юлы белән таныштырды.

14 август бөтен спорт, аерым алганда хоккей дөньясын Родион Әмировның вафат булу хәбәре тетрәндерде. Бу хакта Континенталь хоккей лигасы клублары үз социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

«Тирән кайгы белән безнең спортчыбыз, яшь һәм талантлы һөҗүмче Родион Әмировның вафат булуын хәбәр итәбез. Родион көчле, игелекле һәм шат күңелле кеше иде. Озак вакыт ул көчле авыру белән көрәште. Родион Әмиров безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», – дип язды үз социаль челтәрендә «Салават Юлаев» клубы.

Фото: © «Салават Юлаев» хоккей клубы аккаунты

Бу хәбәр дөнья буйлап яшен тизлегендә таралды. «Ак барс» һәм «Трактор» командалары уеныннан соң Родионны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Видеоларда «Ак барс» капитаны, элек «Салават Юлаев» командасы лидеры булган Алексей Радуловның күз яшьләрен тыеп тора алмавы да күренә. Родион күпләрне үзенә, уенына гашыйк итеп, «күктәге хоккей командасына китте». Бу сүзләрне социаль челтәрләрдә яшь хоккейчының җанатарлары калдыра.

Спорт карьерасы: «Гагарин Кубогын алырга хыялланам»

Родион Әмиров 2001 елның 2 октябрендә Башкортстан республикасы Ишембай шәһәрендә туган. Әмировлар гаиләсе Салаваттан 5 чакрым ераклыкта урнашкан Ишембайда яшәгән. Родион беренче тапкыр кулына кәшәкәне 5 яшендә ала, кыш көне әтисе Руслан белән шугалакка йөри. 1 елдан соң малайны хоккей секциясенә алып киләләр. Хоккейдан тыш, егет йөзү, теннис һәм акробатика белән мавыккан.

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

«Мин кечкенә чакта бик энергияле булганмын, шуңа күрә әти белән әни мине хоккейга бирергә уйлаганнар. Минем өчен барысы да яңа иде: башка егетләр, яңа төрле хис-кичерешләр. Мине баштан ук һөҗүмче итеп куйдылар. Мин берничә елдан соң хоккейны булачак һөнәрем икәнен аңладым.

Родион әнисе белән. Родион Әмировның социаль челтәре

Әтием – элекке спортчы, тимераякта йөгерүче. Ул минем өчен төп этәргеч булды. Еш кына эшенә зыян китереп булса да, мине тренировкаларга йөртте, өстәмә күнекмәләргә алып барды. Ул чын хоккей җанатары, минем барлык уеннарымны карый», – дип сөйләгән булган Родион.

Видеода ул Ишембайда дачалары булуын, баскетбол, футбол, зур теннис уйнарга, балык тотарга яратуы турында сөйләгән. «Хоккейчы булмасам, профессиональ теннис белән шөгыльләнер идем», – дигән Родион.

Родион кечкенә чагында. Родион Әмировның социаль челтәре

2009 елда Әмировлар гаиләсе Уфага күченә, ә Родион «Салават Юлаев» мәктәбендә Борис Тимофеев төркемендә шөгыльләнә башлый. 27нче сан астында ул 2017-2019 елларда Яшьләр лигасында Башкортстанның «Тулпар» командасы өчен уйный. 18 яшендә Россиядә иң олы лига – Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясый башлый. «Салават Юлаев» өчен икенче сезонның регуляр чемпионатында 39 уен уйнап, 9 гол кертә, гол кергән 4 пас бирә. Соңгы уенын 2022 елның 3 гыйнварында «Металлург» командасына каршы уйный.

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

«Кайда гына булсам да, лидер булырга, үземне күрсәтергә, бозда команданы үз артымнан алып барырга, ярдәм итәргә тырышам. Клуб өчен максимум эшләргә, Гагарин Кубогын алырга, иң яхшы һөҗүмче булырга хыялланам. Хыялым өчен барысын да эшләячәкмен», – дип сөйләгән булган яшь спортчы.

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

Родион Әмиров 2019 елда Россиянең юниорлар командасы белән дөнья чемпионатында көмеш медаль яулый. Финалда яшь егетләрнең елый-елый уйнаганын күпләр яхшы хәтерлидер. Киләсе елга ул зурлар дәрәҗәсенә үсә – беренче тапкыр Россиянең милли җыелма командасы составында чыгыш ясый.

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

Яшь һәм перспектив спортчының карьерасы океан артында – дөньяда иң көчле булып саналган милли хоккей лигасында (НХЛ) дәвам итәргә тиеш була. Канаданың «Торонто» хоккей командасы Родион белән килешү төзергә өлгерә. Башкортстан егете Канадада 15нче сан астында уйнарга тиеш була. Тик океан арты Родион өчен якты хыял гына булып кала.

Яман чир

2022 елның февралендә Родион Әмировка баш мие яман шеше диагнозы куела. Язын егет Германиядә дәвалану курсын үтә.

«Хәзер авыр вакытлар. Ләкин мин җиңүнең якын булуына ышанам, бигрәк тә шундый терәк белән. Хәзер мин әти-әнием белән Германиядә. Барлык медицина процедураларын үтәм, җирдә күнегүләр ясыйм, атнага 3 тапкыр бозга чыгам – барысы да табибларның күрсәтмәләрен исәпкә алып. Яраткан этемне алып килделәр, бергә йөрибез, уйныйбыз. Күп йоклыйм. Әлегә яңалыклар шундый. Минем һәм әти-әниемнең исеменә һәркайсыгызга җылы сүзләрегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. Аллаһ белән мин барысын да үтәрмен һәм җиңүче булырмын», – дип яза Родион үзенең социаль челтәрендә.

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

Тиздән ул Уфага кайта. «Уфа-Арена»да күнекмәләр ясавын күрсәтеп, видео кертә. «Дәвалан, терел! Әле Стенли кубогын да алырсың!», «Синең кайтуыңны көттек! Ура!», «Родион, Салават шәһәре синең белән!» – дип яза Родионның җанатарлары. Тик егетнең янәдән спортка кайтуы булмый бу.

«Салават Юлаев», «Торонто» клублары спортчыга һәрьяклап ярдәм итеп, теләктәшлек күрсәтеп торалар. «Салават Юлаев» уеннарында Родион Әмировга теләктәшлек белдергән баннерлар күтәрелә, хоккейчылар кәшәкәләренә 27 санын язалар, Родионның фамилиясе язылган свитер команданың киенү бүлмәсендә эленеп тора.

Дүрт күз белән яшь егетне көткән Канада клубы 2022 елның октябрендә Родион хөрмәтенә күңелгә тиярлек тантана оештырды. Родионны сезонның беренче уенына чакырып, команда составында тәкъдим итеп, фамилиясен атыйлар. Ул мизгелләрдә җанатарлар дәррәү кул чаба, Родион исә тыйнак кына елмаеп, барлык кешеләргә рәхмәт әйтә. Ул очрашуны «Торонто» 3:2 исәбе белән җиңде. Уеннан соң Әмировны команданың киенү бүлмәсенә чакыралар. Башкортстан талантына, танылган спортчылар белән күрешеп, алар белән күнекмәләр эшләргә дә насыйп була.

Фото: © «Торонто» хоккей клубы аккаунты

Ул вакытта Әмировның Германиядә химиотерапиянең авыр курсын үтеп, гадәти тормышка кайтырга тырышкан чагы була. «Мин Германиядә күнегүләр ясадым, күнегүләрдән соң миңа җиңелрәк була», – дип сөйли Родион.

Барысы да ракның тиздән җиңеләчәгенә ышанган. Родион да моңа ышанган. «Салават» исә «Торонто» белән хоккейчыны 1 елга арендага алу турында килешә. Аның бозга кайтуы Уфада булырга тиеш, дип уйлылар. Ләкин авыру барлык планнарны үзгәртә: шул ук октябрьдә авыру тагын да көчәя, кискенләшү була. Торонто табиблары дүртенче дәрәҗәдәге яман шеш диагнозы куялар һәм хоккейчыга нибары 6 ай калуын әйтәләр. Бу сүзләрне хоккейчының агенты Дэн Мильштейн әйтә. «Ел ярым, 2022 елның февраленнән, ул үзенә никадәр авыр булып, йөри алмаганда, күзләре күрмәгәндә дә бернәрсәгә дә зарланмады», – дигән Дэн.

«Ярар, ул Канада табиблары бернәрсә белмиләр. Менә мин, монда, әле исән, ә мине инде күмеп куйдылар», – дип шаярткан Родион өметсез фаразлардан соң, дип яза «Комсомольская правда».

Фото: © Родион Әмировның социаль челтәре

«Безнең йолдызыбыз мәңгегә сүнде»

Родион Әмировны спортчылар да, җанатарлар да, позитив, тормышны яратучы кеше, дип искә алалар. Шат күңелле 21 яшьлек егет Германиядә 14 август көнне вафат булды. Родионны туган ягында җирләячәкләр. «Салават Юлаев» клубы хоккейчы белән хушлашу мәрасиме «Уфа-Арена»да булачагын хәбәр итте. Әлегә көне һәм сәгате билгеле түгел.

Уфа җанатарлары арена каршына чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр, рәсемнәр алып килә. Биредә Родион Әмировның фамилиясе язылган хоккей свитерлары, фотосы тора. Җанатарлар, шәмнәр ярдәмендә, 27 санын ясаган.

Фото: © «Салават Юлаев» хоккей клубы аккаунты

Торонто шәһәрендә дә Родион Әмировның якты истәлегенә «Scotiabamk Arena» бинасына спортчының фотосын элгәннәр. «Тулпар» һәм «Спутник» командалары матчы 1 минутлык тынлык белән башланачак. Ә Родион данын яклаган «Тулпар» командасы скамейкасында Әмировның свитеры эленеп торачак, команда уенчылары бозга траур тасмалы форма белән чыгачак.

Фото: © «Салават Юлаев» хоккей клубы аккаунты

Социаль челтәрләрдә Родион Әмировның гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашалар. Барлык җанатарлар да бер сүзне кабатлый – «Безнең йолдызыбыз мәңгегә сүнде».

Родион Әмировның урыны җәннәттә, караңгы гүрләре якты булсын. Гаиләсенең, якыннарының, бөтен хоккей дөньясының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү