Җанатарлар елый. Вакытсыз вафат булган 21 яшьлек хоккейчыны җирлиләр

Бүген иртән, 21 августа, Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командасының  вакытсыз мәрхүм булган хоккейчысы Родион Әмиров белән хушлашу мәрәсиме үткән. Бу хакта bashgazet.ru яза.

Хушлашу мәрәсиме «Уфа-Арена» боз сараенда узган.

Матәм митингыннан соң 11:00 сәгатьтә (Башкортостан вакыты белән) хоккейчы белән хушлашу тәмамлана һәм матәм колоннасы Ишембай районына кузгала. Әмировтың туганнары хәбәр итеүенчә, яшь спортчы Богдановка авылында җирләнәчәк.

Бер атна элек «Салават Юлаев» хоккей клубының яшь һәм өметле тәрбияләнүчесе Родион Әмировтың вафат булыуын игълан иттеләр. Соңгы ел ярым эчендә 21 яшьлек спортчы яман шеш авыру белән көрәшкән.

Родион Әмировның якыннарының һәм тугандарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү