Фәндә тирән эзе калды. Олпат галим Мирфатыйх Зәкиев арабыздан мәңгелеккә китеп барды

Фән дөньясы филология фәннәре докторы, Россия Лингвистика фәннәре академиясе академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Мирфатыйх Зәкиев белән мәңгелеккә хушлашты. 95 яшенә кадәр Диссертация советы әгъзасы буларак, яшь белгечләргә фәнни хезмәтләр яклаткан әле ул! Аның шушы яшькә кадәр йога белән шөгыльләнүен дә беләбез.

Мәрхүмне Самосырово мөселман зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрасимендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләре телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. «Мирфатыйх ага кебек абруйлы шәхесне югалту – татар дөньясы өчен зур кайгы», – дип белдерде ул. Аның балачагын да искә алды. Кечкенә Мирфатыйх – сугыш чоры баласы, алты яшеннән әтисез калган. Гаиләдә иң олы бала. Эне-сеңелләренең тамагы тук булсын дип, көтү көтеп, ат карап, тимерче булып эшләп, тормышта үз урынын таба алган.

– Мирфатыйх Зәкиев Югары Совет рәисе вазыйфасын үтәде. Ул чорда әлеге вазыйфаны искиткеч дәрәҗәле шәхесләргә генә ышанып тапшырганнар. Менә нинди кеше ул безнең! – диде Марат Әхмәтов.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Мирфатыйх Зәки улының ТР Фәннәр академиясен төзүдә төп оештыручыларның берсе булуын әйтте. Аның кырык елга якын гомере академик фән белән бәйле.

– Мирфатыйх Зәкиев 1986 елда институтка директор вазыйфасына килде. Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр башланган, милли кыйблабызны эзли башлаган вакыт. Мирфатыйх Зәки улы фәнне яңа баскычка күтәрә алды, – диде ул.

Олпат галим турында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинаның да фикерен сораштык.

– XX гасырның татар тел гыйлеме фәнендә Мирфатыйх Зәки улы әлеге фәнне төрки дөньяга чыгарган зур галим булды. Ул татар теленең үзенчәлекләрен төрки халыклар тарихы белән кушып өйрәнү омтылышын ясады. Шуның белән бергә татар телен генә түгел, башка халыкларның телләрен дә шушы системага урнаштыру турында уйланды. Шәхесне, аның хезмәтләрен башка төрки халыклар, беренче чиратта, казах, кыргыз, башкорт, төрекмәннәр аерым хөрмәт белән искә ала. Татар дөньясында шундый аксакалның булуы – татар фәненең горурлыгы, – диде Дания Заһидуллина.

Галимә әйтүенчә, Мирфатыйх Зәкиев шушы яшькә кадәр Диссертацияләр яклау советы әгъзасы булган. Яшь доктор, кандидатларны диссертация яклатуга үз өлешен кертеп, хәер-фатихасын биргән. Сүз уңаеннан, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 60ка якын фән кандидаты һәм 18 фән докторы әзерләнгән. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан алдындагы казанышлар өчен орденнары, күпсанлы медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән ул.

Моннан берничә ел элек без дә Мирфатыйх абыйның өендә кунакта булган идек. Аның 50 елдан артык йога белән шөгыльләнүе бик кызык тоелган иде. Ул чакта: «Мине йога яшәтә. Кәефне күтәрә, сәламәтлекне яхшырта ул. Озын гомерле буласың килсә, күнегүләр ясауны туктатмыйсың. Моның өчен иртән 40–45 минут вакытымны бүләм. Көн саен җәяү йөрим», – дигән иде.

Мирфатыйх абый үзе туып-үскән Ютазы районының Зәйпе авылын (хәзерге Баулы районы) искә төшермичә калмады ул чакта.

– Бүген авылда йортлар калмады инде. Шулай да зираты бар. Елга бер мәртәбә якыннарым рухына дога кылырга кайтам. Туган якларны әйләнеп килү – үзе бер бәхет, – дигән иде мәрхүм галим.

Бүген инде үзе бакыйлыкка күчте. Үзе китте, фәндә тирән эзе калды. Рухыгыз шат булсын, Мирфатыйх ага! Белем нуры караңгы гүрегезгә яктылык өстәсен.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү