ТАССРның 100 еллыгы: тарих һәм киләчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшинның 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы төзелү турында Декретка кул куелуга 100 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тантаналы утырышындагы «ТАССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе» ДОКЛАДЫ

 

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Президенты!

Хөрмәтле Дәүләт Киңәшчесе!

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Премьер-министры!

Хөрмәтле хезмәттәшләр – парламент депутатлары!

Мөхтәрәм тантаналы утырышта катнашучылар һәм чакырылган затлар!

Бүген без ХХ йөзьеллыкта республикабызның төзелү юлын билгеләгән, аның киләчәк язмышында хәлиткеч роль уйнаган сәяси-хокукый актка – Татар автономиясе төзелү турында Декретка Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кул куелуга 100 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үземнән тантаналы утырышта катнашучыларга һәм бөтен республика халкына ихлас сәламнәремне җиткерәм.

Илебез һәм чит илләр дәүләт эшлеклеләренә, сәясәтчеләренә, галимнәренә – республика исеменә җылы котлаулар ирештергәннәрнең барысына да рәхмәтемне белдерәм. Һичшиксез, бүген безнең өчен аеруча истәлекле көн.

Моннан тыш, бу – үз меңьеллык традицияләре һәм дәүләтчелек тәҗрибәсе булган татар халкының үсешендәге хәлиткеч чор да. Аларның бер өлеше соңрак Россия дәүләтен төзегәндә кабул итеп алына.

Татарстандагы новаторлык һәм җаваплы сәяси омтылышлар бигрәк тә 1990 нчы елларда – чорлар һәм иҗтимагый формация­ләр ялганган чорда ачык чагылды. ТАССР туплаган потенциал республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара татулыкны саклауда, «базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү» сәясәтен гамәлгә ашыруда, Россияне реаль федерализм башлангычларында үзгәртеп коруда актив катнашуда җитди роль уйнады.

2016 елдан башлап Татарстанның гасырлык юбилеен әзерләү буенча күләмле эш башкарылды.

Россия Федерациясе һәм республикабыз Президентлары указлары белән төзелгән оештыру комитетлары, урындагы актив, иҗтимагый һәм сәяси оешмалар, предприятиеләр бу эштә якыннан торып катнаштылар.

Архивлар һәм тарихның билгесез сәхифәләре актуальләштерелде, истәлек такталары яңартылды, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән затларның истәлеге мәңгеләштерелде. Ул еллардагы танылган сәясәтчеләрнең һәм Татарстан парламентының элекке җитәкчеләренең җирләнгән урыннары билгеләнде һәм төзекләндерелде.

Документаль чыганакларга, Россия һәм Татарстан галимнәренең хезмәтләренә таянып, бүген шушы тарихи елларның күренек­ле фән һәм сәнгать эшлеклеләренә, җитәкчеләренә һәм барлык хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәбез.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта берничә агарту проекты эшләнде. Мәктәпләрдә Татарстан парламентаризмы төзелүгә һәм тарихыбызны өйрәнүгә багышланган тематик дәресләр уздыру зур кызыксыну уятты.

Бүген хакимият системасының, партия органнарының гасырлык юлның барлык чорларында да республика, Россия дәүләтчелеге үсешенә керткән өлешен ничек бәяләсәк тә, аз булыр.

Бу дәвердә Татарстанның халык хакимияте институтлары беренче бишьеллыкларның авыр чорын, 1930 нчы еллар ахыры реп­рессияләрен, Бөек Ватан сугышын, үзгәртеп коруны һәм СССР таркалуын ил белән бергә үттеләр…

Халкыбызга берничә мәртәбә глобаль үсешнең хәлиткеч чорларында яшәргә һәм эшләргә, иҗтимагый-икътисадый формация­ләр үзгәрүенең, җәмгыятьнең демократияләшүе процессларының, күппартияле системага күчүнең шаһитлары булырга, яңа Россияне формалаштыруда катнашырга туры килә.

Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган затлар!

Республикабызның йөзьеллык үсеше – күпэтнослы Идел Болгарстаныннан, Алтын Урдадан, Казан ханлыгыннан башлап, алга таба да тыгыз бәйләнгән, ә кайбер чакларда рус җирләренең сәяси тарихы белән бер юнәлештә барган процесс.

Чыгышымда Ватанның уртак тарихындагы бөтен гади булмаган мөнәсәбәтләрне колачлап алуны максат итеп куймыйм, узган чорлар хакында фикер алышуларны профессиональ тикшеренүчеләргә калдырыйк…

Галимнәр Россия империясе кысасында татарларның күбрәк мөстәкыйльлек дәгъвалавы XIX гасыр азагына карый дип саныйлар. Һәм бу илдә буржуаз-капиталистик мөнәсәбәтләрнең зур үсеш алуына бәйле.

Шул чорда дини мәгърифәтчелекнең – җәдитчелекнең реформалаштыру идеологиясе барлыкка килүе белемле булу дәрәҗәсенең моңарчы күрелмәгән үсешенә һәм милли үзаңның күтәрелешенә китерә.

Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал үз әсәрләре белән, халыкның сәнгати, сәяси тормышына үтеп кереп, хәзерге татар теленең һәм, гомумән алганда, татар милләтенең формалашуына зур йогынты ясадылар.

Партия үзоешуның яңа рәвешләре («Мөселманнар берлеге» партиясе), Россия Империясе Дәүләт Думасының барлык дүрт чакырылышында да мөселман фракциясенең активлыгы мөселманнарга милли-мәдәни автономия бирүне таләп итүләргә китерде.

Татар һәм башкортларның дәүләтчелеген Идел-Урал Штаты рәвешендә рәсмиләштерү проекты, шулай ук аның идея-сәяси альтернативасы – Татар-Башкорт Совет Республикасы турында җитди фикер алышулар була…

Гражданнар сугышының канкойгыч яулары ул чорда Казан губерниясенең милли-территориаль корылышы мәсьәләләрен артка күчерә.

Шуның белән бергә, сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан, конкрет рәвешләрне озак эзләнгәннән соң Татар республикасын булдыруны күздә тоткан яңа караш тәкъдим ителә.

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы М.И. Калинин, В.И. Ленин һәм А.С. Енукидзе тарафыннан имзаланган «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы төзелү турында» уртак Декрет кабул итә.

Аның беренче параграфында: «РСФСРның өлеше буларак Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасын төзергә…» – дип игълан ителә.

Документта гомуми рәвештә дәүләти-хокукый статус, территорияләр, хакимият оештыру, РСФСР һәм АТССР арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре җайга салына.

Башка мәсьәләләр арасында Федерациянең Татар республикасына аның бүтән автономияләр белән фактта тигез булуына ирешүенә ярдәм итү, гомуми чаралар хисабына моның өчен кирәкле булган финанс һәм техник чаралар белән тәэмин итү буенча турыдан-туры бурычы игълан ителә.

1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитетыннан Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге Вакытлы Революция Комитетына хакимиятне тапшыру тантанасы була. Нәкъ менә шушы көн ТАССР төзелү көне булып китә.

Идеологик һәм гамәли яктан пролетарлар дәүләтчелеге Советлар – большевиклар партиясе җитәкчелегендә хакимиятләрнең классик бүленеше мантыйгыннан тыш эшләгән вәкиллекле органнары – рәвешендә үскәне билгеле. Шуңа да карамастан, 1920 елның сентябрендә I Гамәлгә кую съездында төзелгән Советлар системасына, ТАССР Үзәк Башкарма Комитетына, Халык Комиссарлары Советына яшь автономия территориясендә дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгын һәм җаваплылыгын үз өстенә алырга туры килә.

Россия коммунистлар партиясе (большевикларның) һәм Советлар халыкның көчен һәм дәртен эшкә җигүгә һәм нәтиҗәдә сугыштан соңгы җимереклек, ачлык һәм социаль экспериментларны тиз арада җиңеп чыгуга ирешәләр. Автономия статусыннан файдаланып, ул еллардагы республика җитәкчелеге дәүләт аппаратына милли кадрлар туплауга, милли мәгарифне, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра.

Социаль өлкәдә 1921 елның 25 июнендәге Декрет нигезендә татар телен, рус теле белән беррәттән, дәүләт статусы белән тәэмин итүгә бәйле процесслар үсеш ала…

Республиканың әйдәп баручылары ул елларда ук Үзәк каршында автономияләрнең статусын арттыру, аларны союздаш рес­публикалар белән тигезләү мәсьәләсен күтәрә (мәсәлән, 1920 нче еллар башында РСФСРның Милләтләр мәсьәләләре буенча халык комиссариатында Мирсәет Солтангалиев чыгышлары).

Кызганычка, сәясәттә милли факторны күбрәк исәпкә алу кирәклеге турында М.Солтангалиев чыгышларында яңгыраган идея тарафдарлары 1923 – 1924 елларда тар-мар ителгәннән соң, бу юнәлештәге кечкенә генә уңышлар да юкка чыгарыла.

«Стихияле федерализм» маятнигы кире якка авыша: большевиклар, үзбилгеләнеш нигезендә Россия халыкларына мәдәниятне, телне, дәүләтчелекне үстерүне вәгъдә итеп, чынлыкта милли азчылыкларны сәяси субъект буларак танымыйлар.

Зур террор заманында исә республиканың дәүләт һәм партия органнары, тулаем алганда бөтен илдәге кебек үк, тоташ «чистарту»га дучар ителә.

Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының җиде рәисенең дүртесе – Рәүф Сабиров (1921 – 1924), Шәйгәрдән Шәймәрданов (1924 – 1927), Миңнегәрәй Әхмәтшин (1927 – 1929), Гомәр Байчурин (1934 – 1937) иң югары җәзага хөкем ителә. Тагын берсе – Харис Моратхуҗин (1929 – 1933) лагерьларга җибәрелә, сугыш вакытында штраф батальонында сугыша.

Алар барысы да соңрак реабилитацияләнде, кызганычка, күбесе – үлгәннән соң…

Ничек кенә парадоксаль булып тоелмасын, ләкин нәкъ менә репрессияләрнең иң югары ноктасында СССРның конституциячел-хокукый системасы эволюциясе идарә итүнең бердәй парламент рәвеше ныгытылуында чагылды.

Республикаларда Югары Советлар сайланды, алар советларның дәүләт корылышы тәҗрибәсен туплауда әһәмиятле роль уйнады.

Безнең закон чыгару органнары, мөстәкыйльлек, эшчәнлекләрен формалаштыру дәрәҗәсе буенча Көнбатыштагылардан аерылып торса да, реаль вәкиллеккә ия булулары, вәкаләтләре ягыннан ул еллардагы демократик өлгеләрдән калышмады. Аларда озак еллар буена профессиональ идарәче кадрлар әзерләнде, дәүләт эшләре күнекмәләре алынды, парламентның төп эше һәм процедуралары өйрәнелде, җәмгыятьнең хокукый культурасы формалашты.

Дөрес аңларга кирәк, «террорга» һәм коллективлаштыру тәҗрибәләрен арттырып җибәрүгә карамастан, дәүләтчелекнең яңа институтларын барлыкка китерү җәмгыятьтә күтәренке рухта барды, ул икътисадта зур ыргылышка, халыкара мәйданда СССРның абруе артуга китерде.

Бу система сугыш алды бишьеллыклары чорында авылларны тиз арада индустрияләштерүне башкарып чыгарга һәм аларны техника белән тәэмин итәргә ярдәм итте.

Республика кыска гына вакыт эчендә алга киткән эшкәртү сәнәгате төбәгенә әйләнде (1941 ел белән чагыштырганда тулай төбәк продуктында – 86 процент).

1940 нчы еллар башына авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрык­лыланды. 4 меңгә якын колхоз оешты. Игътибар итегез: без ул чакта СССРда 3 нче урында идек.

Халыкның наданлыгы бетерелде. Татарстан илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләренең берсенә әйләнде.

Күтәрелешле һәм фаҗигале юл үтеп, төзелүеннән алып 20 ел эчендә ТАССР үз Конституциясе, хакимият органнары, шул исәптән җирле хакимият органнары булган тулы канлы Совет автономиясенә әверелде.

Кадерле дуслар!

75 еллык юбилей елында тагын бер кат ихлас күңелдән һәм горурлык хисләре белән Татарстанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында әйтеп үтәсе килә.

Гамәлдәге армиягә республикадан 700 мең кеше җибәрелә, 7 укчылар дивизиясе, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы һәм башка гаскәри берләшмәләр оештырыла.

Уйлап карагыз: фронтка киткән һәр икенче кеше кире әйләнеп кайтмады, 50 мең якташыбыз инвалид булып кайтты!

Без татарстанлыларның батырлыгы һәм хәрби даны белән хак­лы рәвештә горурланабыз: 225 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры булды,

200 меңнән артык якташыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Билгеле хәлләр аркасында быел 9 Май бәйрәмен үзебез теләгәнчә билгеләп үтә алмасак та, илебезнең бәйсезлеген саклап калган, аның Җир йөзендә яшәве өчен көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алу юлын таптык.

Җиңү дәресләре үткәрдек, монументларга һәм обелискларга чәчәкләр салдык; ветераннар белән аралаштык, онлайн режимда «Үлемсез полк»та катнаштык.

ТАССР дәүләт аппаратының ул еллардагы эше аерым бер өлге, Ватанга тугрылыклы хезмәт итү мисалы булып тора.

Верховный Советның 143 депутатыннан 44е үз теләге белән фронтка китә, уникесе яу кырларында һәлак була. Сугыш чорында республикадагы барлык дәрәҗәдәге Советларның 27 мең депутатының 12 меңе гамәлдәге армиягә алына.

Коточкыч авыр 1941 – 1945 елларда Верховный Совет һәм Халык Комиссарлары Советы ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты җитәкчелегендә сәнәгатьне хәрби чорга әзерләү, мобилизация, эвакуацияләнгән гражданнарны, оешмаларны һәм предприятие­ләрне кабул итү мәсьәләләрен хәл итүгә кереште.

ТАССРның бишьеллыкларда тупланган хуҗалык куәте респуб­ликаның илнең тылдагы төп базаларның берсе булуында җитди роль уйнады.

Сугыш чорында Татарстан 70тән артык завод һәм фабриканы, СССР Фәннәр академиясенең 33 институтын, Халык финанс Комиссариатын, СССР Дәүләт банкын һәм башка берничә ведомствоны (гомумән алганда 266 меңнән артык кеше) кабул итте. Бездә урнашкан госпитальләрдән 200 мең сугышчы фронтка яңадан китте.

Республика сәнәгате кыска вакыт эчендә корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә кереште. Сугыш елларында һәрбер 6 нчы самолет Казан шәһәрендә чыгарылды.

Өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар һәм балалар иңнәренә төшкән авырлыклар бәрабәренә республиканың авыл хезмәтчәннәре гаскәрләрне азык-төлек белән өзлексез тәэмин итте.

Ышанып әйтергә була: Бөек Ватан сугышы елларында респуб­ликабыз чыныкты, ныгыды, Җиңүчеләр дәүләтенең ныклы системалы нигезенә әйләнде.

Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңача язарга тырышулар булуга карамастан, фашизмны җиңүгә төп өлешне нәкъ менә Совет халкы кертте.

Бу бәхәссез фактның Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин башлап җибәргән реформа кысасында илнең Төп Законына төзәтмә рәвешендә өстәмә конституциячел яклау табуы очраклы хәл түгел.

Хөрмәтле коллегалар!

Авыр шартларга карамастан, сугыштан соңгы унъеллыклар Совет Татарстанының социаль-икътисади үсеше нык алга киткән чор булды.

Беренче чиратта бу сәнәгатьтә чагылды (сугыш алды еллары белән чагыштырганда үсеш 3,5 мәртәбә күбрәк), монда авыр тармаклар, машина төзелеше, нефть чыгару тармагы үсеш алды.

Авыл хуҗалыгы хакында да шуларны ук әйтергә була: машина-трактор станцияләре базасы ныгыды, механикалаштыру көчәйде, торак һәм социаль, мәдәни, көнкүреш объектлары төзелеше артты.

Сүз дә юк, ул чорның тулысынча уйланып бетмәгән карарларының тискәре йогынтысын ТАССР бөтен авырлыгы белән үз җилкәсендә татыды: зоналарга яңадан бүлү, хуҗалык итүнең күмәк рәвешләре белән мавыгу, мәдәниятне интернациональләштерү…

Бу чорның кискен проблемалары турында Гази Кашшаф, Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттах, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нәкый Исәнбәт ачыктан-ачык сөйләде. 1958 елдан Г.Тукай исемендәге премия бирелә башлау иҗат интеллигенциясенең тагын бер казанышы булды.

Шулай ук көчле фәнни-инженерлык мәктәбе, халыкның дәрте, җитештерү осталарының шәхсән катнашы Татарстанда кыска вакыт эчендә эре нефть ятмаларын үзләштерергә ярдәм итте.

Кама буенда нефть-химия комбинаты һәм шин заводы бар­лык­ка килде. КамАЗ төзелде. Казан самолетлар, приборлар, машина төзелеше, илнең оборона сәнәгате комплексы үзәгенә әверелде.

Башкала һәм республиканың көньяк-көнчыгышында зур сәнәгать үзәкләре – Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре үсеш алды.

Авыл хуҗалыгын торгызу, бөтенсоюз төзелешләре, яңа җитештерүләр барлыкка килү – кайчакта гамәлгә ашмаслык тоелган боларның барысын урыннарда тормышка ашыру республика хакимияте, автономиябез шәһәрләрендәге һәм районнарындагы партия һәм Совет структуралары җилкәсенә төште.

Шул еллардагы «социалистик демократияне үстерү» кебек чаралар, ягъни Советларның, һөнәр берлекләренең һәм башкаларның хокукларын киңәйтеп, киң җәмәгатьчелекне дәүләт белән идарә итүгә җәлеп итү алымы кызыклы феномен булып тора.

Яшәү урынында, предприятиеләрдә коллектив үзоешу рәвеш­ләренең төрлелеген: йорт комитетларын, урам комитетларын, территориаль иҗтимагый үзидарәләрне, хатын-кызлар советларын, ирекле халык дружиналарын һәм башка берләшмәләрне өлкән буын әле дә хәтерлидер.

Яшьләрне оештыруда пионерия һәм комсомол зур урын алып торды. Алар яшьләрнең берничә буынын тәрбияләүдә һәм берләштерүдә әһәмиятле роль уйнадылар.

1980 нче елларда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә бер татарстанлы өчен җитештерелгән продукция күләме, СССР белән чагыштырганда, өчтән бергә күбрәк иде.

Шулай да, Татарстан продукцияне Балтыйк буе республикаларының өчесе кадәр җитештерсә дә, аның бюджеты ул республикаларның һәрберсенең бюджетыннан кимрәк булды.

Аңлашыла ки, хокуклары кысылган автономия республиканың социаль-икътисади үсеше мөмкинлекләрен сизелерлек дәрәҗәдә тоткарлый иде.

Шуңа күрә җәмәгатьчелек аңында Татарстанның дәүләт статусын арттыру турындагы фикер көннән-көн көчәя барды.

Хөрмәтле тантаналы утырышта катнашучылар!

1980 нче елларның икенче яртысындагы – 1990 нчы еллар башындагы яңа сәяси курс граждан активлыгын үстерүдә, СССР һәм РСФСР халыкларының милли үзаңы үсешендә көчле этәргеч булды.

Мондый шартларда парламент, хакимиятнең нәтиҗәле эшләүче органы булып кына калмыйча, бер үк вакытта яңа Татарстан һәм Россия дәүләтчелегенең цивилизацияле корылышында әйдәп баручы һәм аның гаранты була алды.

Россиядән соң, 1990 елның 30 августында М.Ш. Шәймиев җитәкчелегендә ТАССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне бертавыштан кабул итте.

Бу урында Минтимер Шәрип улының үзенең сәяси биографиясенең барлык чорларында да Татарстан дәүләтчелеген торгызуда гаять әһәмиятле урын алып торуын әйтү урынлы булыр.

Авторитетлы һәм җаваплы сәясәтче, ул шул елларда искиткеч батырлык һәм алдан карап эш итә белүен күрсәтте. Ул республиканың яңа сәяси һәм хокукый системасын барлыкка китерүдә, илебезнең федератив нигезләрен ныгытуда үзеннән зур өлеш кертте.

«Күпмилләтле халыкның бердәмлеген саклау» белән беррәттән, әлеге һәм бик күп башка хезмәтләре аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исемен бирү белән тиешенчә бәяләнде (2017 ел). Сүз уңаеннан, ул – республикабызның 100 еллык тарихында шундый югары исемгә лаек булган бердәнбер җитәкче.

Әйдәгез, Татарстан үсеше хакына эшчәнлеге өчен беренче Президентка рәхмәтләребезне җиткерик!

Хезмәттәшләр, быел Татарстан Республикасының милли- дәүләт корылышын сәяси-хокукый реформалаштыру юлын билгеләгән мөһим документ – Декларацияне кабул итүгә 30 ел тула.

«Татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып» (преамбулада язылганча), конституциячел-шартнамә тәҗрибәсен үзләштергәндә, илдә федерализмны һәм толерантлыкны яклаганда, республика беренче булып юл салды.

Илнең сәяси системасын формалаштыруга сизелерлек йогынты ясаган, хәзерге Татарстанның дәүләт корылышы архитектурасын билгеләгән берничә нигез документ кабул ителде.

Тарихыбызда беренче тапкыр нигезенә Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм республиканың дәүләт статусы буенча беренче тапкыр үткәрелгән референдум нәтиҗәләре салынган яңа Конституция мөстәкыйль рәвештә эшләнде һәм кабул ителде. 1991 елда президентлык институты гамәлгә куелды.

Россия Федерациясе Конституциясеннән бер ел элегрәк кабул ителгән республика Конституциясе федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләребезне җайга салуның төп терәкләренең берсе булды.

Күп өлкәләр буенча нормалар булдырганда кертелгән яңалык рухы икътисади сәясәтне төзүдә, милек, керемнәр белән идарә итүдә һәм башка очракларда еш кына аерымлыкларга китерде.

Шулай да республика җитәкчеләре Татарстан кебек төбәкнең үсешендә кызыксынуы булган федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси килешүләр эзләде һәм тапты, үз позициясен төрле инстанция­ләрдә яклаганда халык ярдәменә таянды.

Якларның мәнфәгатьләрен килештерүдә һәм шул чордагы милли-тарихи үзенчәлекне исәпкә алуда 1994 һәм 2007 еллардагы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимия­те органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамәләр универсаль инструмент булды.

Шуларга таянып, урыннарда үтәлеше нәтиҗәлерәк булган функцияләрдән Үзәкне азат итеп, республика әһәмиятле федераль программаларны гамәлгә ашыру җаваплылыгын үз өстенә алды.

Сүз, беренче чиратта, газлаштыру, нефть эшкәртү, адреслы социаль ярдәм, тузган торакны бетерү программалары турында бара. Болар халыкны эш белән тәэмин итүгә, икътисад тотрыклылыгына, халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыруга китерде.

Киләчәктә бу тәҗрибә хакимиятнең федераль һәм региональ дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне төгәл һәм һәрьяклап үлчәнгән итеп бүлешүдә әһәмиятле роль уйнады, җирле үзидарә төзелүгә тәэсир итте.

Республикабызның яңа тарих битләренә күз салып, сайланган юлыбызның принципиаль дөрес булуын горурлык белән билгеләп үтәбез.

1990 нчы еллар башында төп кыйммәтләре граждан иминлеге һәм милләтара татулык булган хәзерге Татарстан җәмгыятенең нык нигезе салынды.

Хакимиятнең барлык тармаклары һәм органнары арасында килешенгән һәм конструктив үзара хезмәттәшлек ул еллардагы сәяси тәҗрибәнең төп атрибутлары булып тора, һәм алар бүген дә Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең гамәлдәге моделенең нык нигезен тәшкил итә.

Хәзерге вакытта «базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү» буларак кереп киткән безнең алым күчеш чоры шартларында икътисади куәтебезне сизелерлек дәрәҗәдә сакларга, халыкның яшәү дәрәҗәсенең кинәт төшеп китүен булдырмаска ярдәм итте.

Авылның милли үзенчәлек чыганагы булуын аңлап, күпьяклы авыл хуҗалыгын формалаштыру агросәнәгать комплексын саклау­га һәм ныгытуга китерде (Россия Федерациясе буенча 4 нче урын).

Бүген монда вертикаль берләшкән агрохолдинглар уңышлы эшли. Тулаем продукциянең яртысын диярлек фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерә.

Республикабызда яшәүче 173 милләт вәкилләре арасындагы үзара хөрмәт мохитен ныгытуга юнәлдерелгән милли дәүләт сәясәте «Татарстан моделе»нең мөһим өлешен тәшкил итә.

Халыклар дуслыгы ассамблеясе һәм дуслык йортлары, милли-мәдәни берләшмәләр, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе әлеге эшчәнлекнең методик һәм ресурс үзәге булып тора.

Шул ук вакытта республика, Россия Федерациясе төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге барлык татарларны үзенә тартып торучы үзәк буларак, халкыбызның мәдәниятен саклап калу, ватандашларга ярдәм итү буенча үзенең бурычларын даими үтәп килә.

Республика милли мәгарифкә үз карашын эзлекле яклый. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән республикабыз мәгариф системасында полилингваль учреждениеләр челтәрен төзү буенча «Адымнар» – «Путь к согласию» программасын гамәлгә ашыра башлады…

Хөрмәтле утырышта катнашучылар!

90 нчы еллар уртасында, Россия һәм Татарстанның яңа конституцияләре кабул ителгәч, хокукый статус төгәлләштерелде, вәкиллекле хакимият органнары атамалары һәм аларны төзү механизмнары алмашынды. 1995 елда республика парламенты Дәүләт Советына үзгәртелде.

Хакимиятләрнең бүленүе һәм балансы булган хокукый дәүләтнең төп принцибы гамәлгә ашырылды.

Конституциячел мөстәкыйльлек күбрәк бирелгән җирле үз­идарә органнары беренче тапкыр дәүләт хакимияте системасыннан аерып чыгарылды.

Узган елларда республиканың депутатлар корпусы Татарстан дәүләтчелеген, тирәнрәк караганда, тулаем Россия федерализмын да, булдыруга зур өлеш кертте.

Уникаль зур хокукый эшләр башкарылды. Парламент тыңлаулары, закон проектларын кодификацияләү, аларга мониторинг, җәмәгать экспертизасы, шул исәптән коррупциягә каршы экспертиза, үткәрү, законнарны «гавами» чыгару тәҗрибәсе кертелде.

Конституциянең идеологик күптөрлелек турындагы нигезләмәсенә (12 статья) таянып, Дәүләт Советы һәм җирле советлар реаль күппартиялелек шартларында эшли.

Алга киткән демократик дәүләтләргә хас булган күп кенә гавами институтлар барлыкка килү өчен хокукый нигезләр булдырылды.

Алар арасында: контроль орган – республиканың Хисап палатасы; Конституция суды; Кеше хокуклары һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, эшкуарлар эшләре буенча омбудсмен; җәмәгать судьялары институты, Иҗтимагый палата һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.

Татарстан дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы һәрвакыт бердәм максатка – республика халкының тормыш дәрәҗәсен арттыруга һәм республика мәнфәгатьләрен яклауга – ирешү буенча уртак эш булды һәм хәзер дә шулай булып кала.

Безнең уңышларыбызның нигезе – хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең «Абруйлы Президент – Көчле Парламент – Нәтиҗәле Хөкүмәт» формуласына нигезләнгән тигез балансында һәм үзара хезмәттәшлегендә. Һәм мин моңа «Җаваплы җирле үзидарә»не дә өстәр идем.

Безнең эштә программалы-максатчан юнәлешләр – Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына еллык Юлламалары, Стратегия – 2030.

Федераль җитәкчелек ярдәме белән Россия төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең парламентарийлары, муниципаль депутатлары, ватандашлар белән үзара хезмәттәшлек итүнең нык нигезе булдырылды.

Парламент эшенең дөньякүләм тәҗрибәсенә, шул исәптән Европа Советы мәйданчыкларында (Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы), анализ ясыйбыз.

Халыкара хезмәттәшлеккә, икътисадка инвестицияләр җәлеп итүгә, республиканың танылуын арттыруга Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов зур өлеш кертә.

Минемчә, федераль үзәк һәм граждан җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлекнең иң уңай рәвешләренә чыга алдык.

Хөрмәтле утырышта катнашучылар!

Татарстан дәүләтчелегенең гамәлдәге моделе яшәргә сәләтле, заман ихтыяҗларына һәм иҗтимагый үсеш мәнфәгатьләренә туры килә торган дип саналырга хокуклы.

Бу инновация, инвестиция, сәнәгать һәм кеше потенциалларын гамәлгә ашыру алымнарына, инфраструктура үзгәртеп коруларына, милләтара татулыкка һәм башка бик күп нәрсәләргә кагыла.

Республиканың барлык хакимият структураларының тырыш, системалы һәм үзара килешеп эшләве булмаса, мондый уңышларга ирешү мөмкин булмас иде.

Быел 23 апрельдә Дәүләт Советы утырышында Башкарма хакимият органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап тыңланды. Дүртенче тапкыр ул Стратегия – 2030га туры китереп төзелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин төп максатчан индикаторларның уңышлы үтәлешен билгеләп үткән иде. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча рес­публика Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренә керә.

Татарстан авыл хуҗалыгы буенча – 4 нче, сәнәгать, төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыру буенча – 5 нче, тулай төбәк продукты күләме һәм инвестицияләр буенча – 6 нчы, ваклап сатуда 7 нче урында тора.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык күләмдә керем мобилизацияләнгән, аларның 73 проценты федераль бюджетка җибәрелгән.

Республика Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның май указында игълан ителгән илнең ыргылышлы үсеш стратегиясен тормышка ашыруга актив кереште. Узган ел илкүләм проектлар кысаларында 341 объект төзелде һәм реконструкцияләнде.

50 Президент программасы, шул исәптән бердәм россиялеләр тарафыннан башлап җибәрелгән «Безнең ишегалды» программасы, республиканың социаль һәм инфраструктурасы үсешендә әйдәп баручы булып тора.

Узган гасыр тарихына күз салсак, ул елларның күпмилләтле Татарстан тормышында чын-чынлап каһарманлык чоры булуын танырга кирәк, – республиканың һәм аның хезмәт сөючән халкының хөрмәт казану, уртак Ватаныбызның төзелү һәм ныгу еллары. Республика бу юлны лаеклы үтте дип саныйм.

Шунысы мөһим, бу юлда дәүләт хакимияте органнары һәрвакытта да Татарстан халкының ярдәменә таянды.

Узган 100 ел эчендә республиканың нәтиҗәле үсешенең барлык дәверләренә тирән ихтирам күрсәтеп, Татарстан Республикасы икътисадының, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләренең соңгы унъеллыклардагы казанышларына зур өлеш керткән әйдәп баручыларның исемнәрен аеруча рәхмәт хисләре белән искә алыйк.

Менә алар: Зиннәт Моратов, Семён Игнатьев, Сәлах Низамов, Камил Фасеев, Фикрәт Табиев, Рәшит Мусин, Салих Батыев; Гомәр Усманов, Әнвәр Баһаветдинов, Шамил Мостаев, Василий Лихачев, Мөхәммәт Сабиров; Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аларның гаять зур тырышлыгы белән Татарстан тормышында иң мөһим эшләргә нигез салынды һәм бу эшләр хәзер дә дәвам итә.

Күп кенә инженер-техник хезмәткәрләр, халык хуҗалыгының төрле тармакларындагы эшчеләр һәм белгечләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре буыннарына туган республикабыз казанышларына аның йөзьеллык тарихының барлык чорларында керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген фәнни-техник, сәнәгать-аграр куәтләренә һәм кеше потенциалына ия булган Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәкләренең берсе, ышанычлы системалы нигезе.

Стратегия – 2030ның вакыт ягыннан өчтән бер өлешенең артта калуын исәпкә алсак, безгә киләсе үсеш баскычы һәм үз алдыбызга куела торган бурычлар турында уйланырга кирәк.

Стратегик максат билгеләнгән – Федерациянең глобаль конкурентлыкка сәләтле тотрыклы субъекты, «Идел-Кама» макрорегионының үсеш полюсы.

Әлеге уйланылган планнарны уңышлы тормышка ашыруның нигезе түбәндәгеләр булачак:

агымдагы елның сентябрендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау;

Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ил Президенты В.В. Путин тарафыннан югары бәя бирелгән (20 майда), Татарстан халкы, «Бердәм Россия»нең партия күпчелеге һәм, гомумән, депутатлар корпусы тарафыннан хуплана торган җаваплы сәясәтенең дәвамчанлыгы;

профессиональ республика Хөкүмәте эшчәнлеге.

Сәяси эволюция контурлары парламентаризмның, субсидиарлыкның, җирле берләшмәләрнең, «цифрлы демократия» институтларының киләчәктә ныгуында күренә. Өстәвенә ул илнең быел башланып киткән конституциячел реформасына да салынган…

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хөрмәтле республика халкы!

Хәзерге вакытта безнең алда катлаулы бурычлар тора, алар өлешчә алдагы буыннар хәл иткәннәргә аваздаш. Әмма хәзерге шартларда аларны хәл итүдә инновацияле алымнар, үз урынында һәркемнең тырышлыгы таләп ителә.

100 еллык чикне узып киткән Татарстанның киләчәге, яңарып килүче федерациядә, челтәрле глобаль бергәлектәге урыны нинди булачагы күбесенчә сездән һәм бездән торачак.

Без сайлап алган юлыбыздан тайпылмаслык көч һәм зирәклек күрсәтергә тиеш.

Сезне тагын бер кат Татарстан АССРның 100 еллык юбилее белән котларга, эшләрегездә уңышлар, иминлек теләргә рөхсәт итегез. Безгә барыбызга да тынычлык һәм игелек телим!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Фикер өстәү