Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Шушы истәлекле дата  уңаеннан  газетада  Саба районыннан сайланган Татарстан Югары Советы депутатлары турында язасым килде. 1937 елгы Конституция нигезендә ҮБК бетерелеп, аның урынына ТАССР Югары Советы барлыкка килә.

Безнең районда 1938 – 1955 елларда 2 округ (икешәр депутат дигән сүз), 1959 – 1963 елларда Теләче районы кушылу сәбәпле – 5, 1963 – 1967 елларда Кукмара районы безнең составка кергәч – 8, 1967 – 1995 елларда   3-4 округ оеша (нигездә Саба, Теләче, Икшермә, соңрак Шәмәрдән округлары), 1995 – 2004 елларда 1 округ (Саба округы) һәм 2004 елдан башлап Саба районы бер мандатлы Мамадыш округына кертелгән.

Кемнәр соң Саба районыннан республикабыз ҮБК, Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутатлары? Саба районыннан барлыгы 50 депутат сайлана, шуларның 25е – Саба, 6сы – Теләче һәм 2се – Кукмара, 17се  –республика тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлар.

Шуларның кайберләре белән сезне таныштырып үтәм.

 

Җәмилә Хәсән кызы Вәлиева

1934  елда Саба районыннан ТАССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы

1904 елда Чистай шәһәрендә туган. Чистай педагогика техникумын тәмамлап, 1927 елның 1 сентябрендә Тимершык авылына укытырга килә. 1929 елда  кияүгә чыга һәм алар Сабада яши башлыйлар. 1933 – 1940 еллларда авыл яшьләрен тизләтелгән программа белән югары уку йортларына керергә хәзерләүче рабфакта, районара колхоз мәктәбендә (МРКИ) математикадан укытуы билгеле. Совет төзелеше буенча җитәкче хезмәткәрләрне укыту, белемнәрен күтәрү курсларында шөгыльләр, консультацияләр үткәрә. 1934 елда аны X чакырылыш ТАССР ҮБК әгъзасы итеп сайлыйлар. Утырышларга баргач, 1 айлык кызы Розага аерым няня билгелиләр. Тәнәфесләрдә яслегә бала имезергә бара торган була. Аны йөртергә махсус җиңел машина билгеләнгән. Ире Бөек Ватан сугышында һәлак була, 3 бала белән кала. Аны балалар яслесенә мөдир итеп билгелиләр. Хезмәт юлын 1959 елда Росгосстрахның Саба бүлегендә өлкән бухгалтер вазыйфасын үтәп тәмамлый. Бик дәрәҗәле хезмәткәр була. Саба районының 1 нче рәсми депутаты 1990 елда вафат була. Сабада җирләнгән.

 

Агафия Федотовна Лаврова

1938 – 1947 елларда Саба районыннан ТАССР Югары Советы депутаты

1896 елның 5 февралендә Чистай өязе Түбән Никиткино авылында туа. Милләте буенча – татар. Заманына карата бик белемле, көчле рухлы була. Казанда керәшен татарлары укытучыларын әзерләү хатын-кызлар техникумын тәмамлый. 1913 – 1927 елларда земская управага, Наркомпроска буйсынган мәктәпләрдә, шул исәптән Чистай районы данлыклы Каргалы авылында да эшли. 1927 – 1934 елларда Үзбәкстанда Ново-Ургенче шәһәренең педагогик техникумында рус теле укыта. 1934 елда туган якларына кайта һәм 5 ел Сабада рус теле укыта. 1938 елда аны беренче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1939 елда Ленин ордены белән бүләклиләр. Шул ук вакытта ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1939 елда аны Татарстан Халык мәгарифе комиссариатына мәктәпләр идарәсе начальнигы итеп билгелиләр. 1941 елның 1 июлендә  Казан шәһәре 18 нче мәктәбе директоры итеп күчерәләр. 1943 елның 22 июлендә аны Татарстан Республикасы Башлангыч һәм урта мәктәпләр хезмәткәрләре комитеты рәисе итеп сайлыйлар (сүз профсоюзлар турында бара).

 

Тимерхан Галимулла улы Галимуллин

1947 – 1951 елларда 48 нче  Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССР II чакырылыш Югары Советы депутаты

1902 елда Саба районы Олы  Мишә авылында туган. Узган гасырның 30 нчы елларында Саба урта мәктәбендә укыта. Бераздан Баландышта урнашкан җидееллык мәктәп директоры итеп күчерәләр. 1937 елда Теләче районы мәгариф  бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Соңрак ВКП(б)ның Теләче районы II секретаре вазыйфаларын башкара. 1943 елда аны халык депутатларының Теләче район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бик принципиаль, таләпчән җитәкче була. Ни өчендер аны Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССР икенче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Димәк, бу шәхес буенча ВКП(б) өлкә комитетының аерым фикере була. 1947-1948 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә белем ала. 1954 елдан аны Кызыл Йолдыз райбашкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. 1956 елда гаиләсе белән кабат Теләчегә әйләнеп кайта. Күпмедер вакыт Теләче сөт-май комбинаты директоры булып эшли. Сәламәтлеге буенча персональ пенсиягә чыга. 1979 елның 5 февралендә вафат була.

 

Мөфәрлиха Гали кызы Галиева

1947 – 1951 Саба һәм 1951 – 1955 елларда Сатыш сайлау округлары буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты

1908 елның 3 июлендә Казан губернасы Мамадыш өязе Елыш авылында ярлы гаиләдә туган. Авылда колхоз оешкач, та, җиң сызганып эшли башлый. Ул 1931 – 1944 елларда  сыер сава. 1944 елда «Кызыл көч» колхоз идарәсе М.Галиеваны ферма мөдире итеп билгели. 1946 елда ферма мөгезле эре терлекләр үрчетү планын 102 процентка һәм дәүләткә ит сату планын тулысынча үти. Ялкынлы патриот Галиева колхоз һәм дәүләт мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән югары күрә, фермада эшчеләрне дә шул рухта тәрбияли. Саба сайлау округы хезмәт ияләре аны Татарстан АССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм 1947 елның 9 февралендә аны депутат итеп сайлыйлар. Обком, райком секретарьларыннан кала, гади хезмәт ияләрен ике-өч мәртәбә рәттән югары җитәкче органнарга сайлау – бик сирәк очрый торган хәл. Аны, 1951 елның 8 февралендә икенче мәртәбә Сатыш сайлау округыннан өченче чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советының депутаты итеп сайлыйлар. Шулай итеп, М.Галиева  1947 – 1955 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып тора. 1998 елның 20 октябрендә вафат була, Елыш авылында җирләнгән.

 

Макаров Владимир Николаевич

1951 – 1955 елларда 63 нче Саба сайлау округы буенча Татарстан АССР III чакырылыш Югары Советы депутаты

1924 елны Казан шәһәрендә туган. 1948 – 1950 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре Молотов райкомы I секретаре, 1950 – 1953 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре комитеты, Татарстан өлкә комитеты I секретаре булып сайлана.

1951 – 1955 елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан АССР өченче чакырылыш Югары Советы депутаты вазыйфасын башкара. 1961 – 1972 елларда Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, ТАССР мәдәният министры урынбасары, ТАССР Министрлар Кабинеты кинофикация идарәсе начальнигы вазыйфасын башкара. 1963 – 1967 елларда икенче мәртәбә ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

 

Хәниф Бәдри улы Бәдриев

1951 – 1963 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты, колхоз рәисе

1911 елның 12 февралендә Иске Җөри (хәзер Теләче районы) авылында туган. 1929 – 1933 елларда Донецк шахталарында күмер чаба, аннан соң Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1937 елда авылдашлары аны Теләче районы Тукай исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. 1941 елның июлендә үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә.  47 нче гвардия дивизиясе составында Мәскәү, Ленинград, Одесса, Варшава шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Берничә мәртәбә каты яралана. 1945 елның сентябрендә яңадан колхоз рәисе итеп сайлыйлар. 1951 – 1958 елларда Караширмәдә «Ирек», Тиләҗедәге «Чулпан-1», Орымширмәдәге «Татарстанның 30 еллыгы» колхозларын үз канаты астына ала һәм М.Җәлил колхозы дип атала башлый. Өч мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1959 елның 1 мартында сайлаулар була һәм аны 80 нче номерлы Теләче округы буенча депутат итеп сайлыйлар. 1959 елның 12 октябрендә Теләче районы Сабага кушыла, шулай итеп Хәниф абый көтмәгәндә ТАССР Югары Советының Саба районы депутатына әйләнә. Бик тырыш, халык өчен бик күп хезмәт куйган җитәкче. Югыйсә аны 3 мәртәбә депутат итеп сайламаслар иде. 1965 елда персональ пенсиягә китә. 1986 елның 24 июлендә вафат була.

 

Зиһан (Җиһангәрәй) Хәбибрахман улы Хәбибрахманов

1955 – 1959 елларда Сатыш округы буенча Татарстан АССРның IV чакырылыш Югары Советы депутаты

1906 елда ТАССРның Байлар Сабасы авылында туган. 1928-1929 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1929-1930 елларда Свердловск өлкәсендә эшли. 1930 – 1932 елларда Саба МТСында трактор бригадасы бригадиры, 1933 –1937 елларда участок механигы була, 1938 – 1945 елларда аның тырышлыгын, техниканы яхшы белүен исәпкә алып, Саба МТСы баш механигы итеп куялар. Ә белеме 4 класс кына була. 1945 елда Икшермәдә МТС оешкач, аны директор итеп билгелиләр. 1958 елда Икшермә МТСы хезмәт күрсәтә торган тугыз хуҗалык базасында «Дружба» колхозы оештырыла. Шушы колхозның рәисе итеп Зиһан Хәбибрахмановны сайлыйлар. КПСС райкомының бюро әгъзасы була. 1960 елда эреләндерелгән хуҗалык «Икшермә» совхозы итеп үзгәртеп оештырыла һәм аның директоры итеп – Равил Сабитовны, ә Азин ПМКсы базасында оешкан җитен комбинаты директоры итеп Хәбибрахмановны билгелиләр. Ул анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1977 елның 23 августында вафат була. Иләбәр авылында җирләнгән.

 

Дайма Сөләйман кызы Шакирҗанова

Комсомол, дәүләт эшлеклесе, 1955 – 1959 елларда 63 нче Саба сайлау округы буенча Татарстан АССРның IV чакырылыш Югары Советы депутаты

1923 елда Баулы районы Исергәп авылында туган. 1941 – 1943 елларда Ютазы районы Кара Кашлы авылында рус теле укыта. 1943 –1945 елларда Ютазы ВЛКСМ райкомының I, II секретаре вазыйфаларын башкара. 1945-1946 елларда Мәскәү Югары комсомол мәктәбендә белем ала. 1946 – 1953 елларда Обком, Арча ВЛКСМ райкомында, КПССның өлкә комитетында төрле җаваплы эшләр башкара. 1953 – 1957 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты I секретаре булып эшли. 1955 елның 27 февралендә булып узган ТАССР Югары Советына сайлау вакытында ул 63 нче Саба сайлау округыннан депутат булып сайлана. 1957 – 1964 елларда Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе вазыйфаларын башкара. 1964 елда аны ТАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт серләрен саклау идарәсе начальнигы итеп билгелиләр. Дайма Сөләймән кызы бу эшне 1983 елга кадәр уңышлы  башкара.

Расих Сабиров,

 Саба районы Ветераннар Советы рәисе

 


Фикер өстәү