Советлы булдык. Депутатлар каникул алдыннан соңгы утырышын уздырды

Ә судьялар кем? Александр Грибоедовның «Горе от ума» комедиясе герое Александр Чацкий монологындагы бу сүзләр, бәлки, язмам исеменә бик үк килешле дә түгелдер. Ул әлеге сүзләрне үзе гөнаһлы була торып, кешеләрне хөкем итәргә яратучылар тарафына әйткән. Мин исә Татарстанда Конституция суды бетерелеп, аның урынына Конституция Советы оештыру уңаеннан язам. Шулай итеп, судьялар бетте, алар урынына әгъзалар калды. Күңелдә бераз утырым да калды әле, хакимият вертикален ныгытам дип, ул хәтле үк кылану кирәк микән?

Шулай итеп, 13 июльдә узган Дәүсовет утырышында депутатлар Конституция Советына әгъзалар расладылар. Алар – Роман Гафаров, Эльмира Мостафина һәм Илгиз Гыйлаҗев. Шул өчлектән Илгиз Гыйлаҗевны Конституция Советы рәисе итеп тәкъдим иттеләр. Татарстан Югары суды рәисе булып эшләп отставкага киткән Илгиз әфәнде – бу вазыйфага бик лаеклы шәхес, тәҗрибәле юрист, шуңа күрә депутатлар аның кандидатурасын бердәм хупладылар.

Сессия утырышлары турында язган саен, безгә үз законнарыбызны федераль законнар белән тәңгәлләштерү турында сүз кузгатырга туры килә. Бу, күрәсең, сәясәт белән кызыксынучыларның кайберләренә бик ошап бетми. «Федераль законнар белән яшәгәч, безгә үз законнарыбыз нәрсәгә? Парламентның да кирәге шулкадәр генә», – дип әйтүчеләр дә бар. Бәхәсләшеп вакыт уздырасы килми, бары тик: «Без федераль закон кысасында, Татарстанның үзенчәлекләрен исәпкә алып, үз законнарыбызны язабыз. Хәтта үзебез язган кайбер закон проектларын Россия Думасына да тәкъдим итәбез һәм алар, гадәттә, гамәлгә керә», – дип куйыйк та, вәссәлам. Мәсәлән, кичә узган утырышта да парламентыбыз Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты кабул итте һәм аны озакка сузмыйча Думага юллаячаклар. Әлеге үзгәреш салым турында закон бозылган очракта гаеплене җинаять җәзасына тартуга кагыла. Безнең закон чыгару инициативасын Думага үзебездән сайланган депутат Айрат Фәррахов җиткерәчәк.

Пилотсыз очкыч җибәрүчегә 500 мең сум штраф янаячак. Бу хакта Дәүсовет утырышында республика прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Депутатлар аның тәкъдимен бердәм хупладылар. Прокурор әйтүенчә, мондый закон проекты әлегә Россиядә бердәнбер.

Көн тәртибендәге тагын берничә мәсьәләгә тукталыйк әле. «2023 елга һәм 2024–2025 елларга Татарстан бюджеты турында»гы Законга үзгәреш кертү турында бәхәс булмый калмас, дип өметләнгән идек – барып чыкмады. Чөнки «заманына күрә капкачы» дигәндәй, без бөтен авырлыкларга каршы торырга өйрәнеп беттек бугай инде. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, төрле чикләүләргә карамастан, узган яртыеллыкта Татарстан икътисады тотрыклы эшләгән. Дөрес, чыгымнар күп булу сәбәпле, бюджет кытлыгы арткан үзе, әмма, финанс министры Радик Гайзатуллин фикеренчә, бюджет үтәлешендә проблема булмаячак. Финанс өлкәсендә «бер пот тоз ашаган» Радик Гайзатуллиннан моңа хәтле нигезсез, буш сүз ишетмәдек. Шуңа күрә республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәр хисабына алга таба да тулыланачагына ышанабыз. Саннарга килсәк, быел республика бюджетының керем өлеше 26526,2 млн сумга артып 370459,9 миллион тәшкил итәр дип фаразлана. Ә бюджет кытлыгын капларга, министр әйтүенчә, чыганаклар бар.

Таксиларда пассажирлар йөртүгә кагылышлы закон проекты бераз бәхәс кузгатты үзе, тик кайбер «аңлату эшләре» алып барганнан соң беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Чөнки депутат Александр Тыгин әйтмешли, «әлеге проект нигезендә такси пассажирларының мәнфәгатьләрен яклау һәм иминлеген тәэмин итү ята». Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгышыннан аңлавыбызча, такси йөртүчеләр даирәсе киңәя, хәзер бу эштә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр генә түгел, үзмәшгульләр дә катнаша ала. Әмма шул ук вакытта бу эшчәнлек таксига заказ бирү хезмәте аркылы алып барылачак һәм пассажирның иминлеге, аңа уңайлы шартлар тудыру өчен әлеге хезмәт җавап бирәчәк. Закон проекты такси машинасының төсенә дә аерым таләп куя, Татарстанда алар йә ак, йә сары төстә булырга тиеш. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин әйтүенчә, яңа система сентябрьдә эшли башларга тиеш. Һәм яңа таләпләргә тәмам ияләшер өчен бишьеллык күчеш чоры да каралган.

Тагын бер закон проекты Украинада барган махсус хәрби операциягә бәйле. Бездә ятимнәрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы закон бар иде инде. Хәзер торакка мохтаҗлар исемлегенә хәрби операциядә катнашканнарның балалары да өстәләчәк.

Хәзергә шулар, дияр идек тә, парламентта профессиональ нигездә эшләүче депутатларның ишәюе турында да әйтеп кую кирәктер дип уйладык. Татарстан Фәннәр академиясенең элекке президенты Мәгъзүм Сәлахов парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшли башлаячак.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү