Онытылмас келәм. Чемпионнар Универсиада җиңүен ничек искә ала?

Моннан нәкъ 10 ел элек булган Казан Универсиадасы ярышлары спортның 27 төре буенча узды. Шуның 13е мәҗбүри булып саналса, калганнарын кабул итүче як тәкъдим итте. 2011 елда Шэньчжэньдәге Җәйге Уеннарда катнашучылар 26 төрдә ярышса, Казанда тагын берне өстәделәр. Татарстан башкаласында көрәш ярышлары да булды һәм ул безнең егетләргә Универсиада чемпионы исемен яулау мөмкинлеге бирде.

Дөрес, көрәшне ярышлар программасына кертү җиңел бирелмәде, бу мәсьәләдә төрле бәхәсләр булды. Хәтта ки аны нинди исем белән уздыру турында да озак уйландылар. Ахыр чиктә Универсиадада билбаулы көрәш буенча классик һәм ирекле төрдә бәйгеләр узды. Беренчесендә татар көрәшендә танылу алган егетләр бил алышты. Үз авырлыкларында Биектаудан Нәфис Миңнебаев, Теләчедән Илдар Гыйниятуллин, Сарман районында туып-үскән Илнар Галиев, Казаннан Илнур Мортазин, Чаллыдан Ринат Әхмәтшин һәм Ульяннан Сергей Павлик җиңүче булып танылды. Турнирның баш батырын да ачыкладылар. Бу исемне, аңлашыла инде, татар көрәшендә иң дәү гәүдәле егетләрдән саналган Сергей Павлик яулады.

Хәзерге вакытта бу егетләрдән Сергей Павлик кына көрәшеп йөри. Калганнары келәмгә чыкмаса да, көрәштән ерак китмәделәр. Чемпион егетләрдән кайберләренең хәлен белештек.

Нәфис Миңнебаев, Универсиадада 60 килолы егетләр арасында җиңүче, хәзерге вакытта Татарстанның спорт көрәше федерациясендә башкарма директор:

– Иң җиңел категория булгач, чемпион исемен беренче булып яулау бәхете миңа насыйп булды. Универсиада – халыкара югарылыктагы вакыйга, шуңа күрә ул татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте. Безгә исә беренчеләр сафында булу бәхете тәтеде. Шуннан соң ел саен дөнья чемпионатлары уза башлады, егетләр зур җиңүләргә иреште. Ничек көрәшкәнемне, тамашачының безнең өчен ничек җан атканын әле дә хәтерлим. Кайбер сәбәпләр аркасында дөнья чемпионатына барып җитмәсәм дә, күп тапкыр Муса Җәлил турнирында, Татарстан һәм Россия чемпионатларында җиңү яуларга туры килде. Әлбәттә, бу ярышларда көндәшлек бик зур, җиңү бик авыр бирелә. Яшермим, Универсиадада уңышка ирешү ул яктан җиңелрәк булды. Әмма әһәмияте зуррак. Шуңа күрә искә алабыз да бит инде.

Илдар Гыйниятуллин, Универсиадада 70 килолы егетләр арасында җиңүче, хәзерге вакытта Теләчедә спорт мәктәбе директор:

– Универсиадага көрәшне керткәч, әлбәттә, сөендем. Әмма бераз курку да булды: бөтен егетләр җиңеп, мин оттырсам, оятын кая куярмын?! Җиңсәң, герой буласың, ә үзебезнең көрәштә оттырсаң, кеше көлкесенә калырга мөмкинсең. Иң беренче фикер әнә шундый булды. Шөкер, максатыма ирештем, барлык алышларымны да хәтерлим, бик тә горурланганым истә. Зур вакыйга булды ул. Әмма бу җиңү минем өчен иң зурысы дисәм, арттыру булыр. Чөнки аңа кадәр дә уңышлар аз булмады, спорт остасы исемен алдым. Әмма Универсиада мине үземә карата таләпчән булырга өйрәтте, әзерлек бик яхшы иде. Сайлап алу ярышлары алдыннан 8 кило авырлыктан котылырга, ә төп ярышка чыгу өчен 12 килога ябыгырга туры килде. Универсиадага ныклап әзерләнү аркасында тагын берничә ел дәвамында келәмдә яхшы нәтиҗәләргә ирештем әле мин.

Ринат Әхмәтшин, Универсиадада 100 килолы егетләр арасында җиңүче, хәзерге вакытта Чаллыда «Виктория» спорт мәктәбе директоры:

– Артка борылып карыйсың да, әле кичә генә булган кебек. Мин Универсиада тарихына кереп калдым, ә Универсиада әле дә минем белән. Барыбыз өчен дә зур бәйрәм булды ул. Ярыш кына түгел, зур тәҗрибә дә, әзерлек тә, җаваплылык та, сынау да, омтылган максатыңа ирешү юлы да булды. Шөкер, шуңа ирешә алдык. Кабат мондый мөмкинлек булмаячагын аңлый идем. Шуңа күрә республика җитәкчелегенә көрәшне Универсиада программасына керткән өчен рәхмәт. Ник дигәндә, бу вакыйга көрәшчеләргә шатлык һәм өмет бүләк итте. Шундый бәхет татырга насыйп булганга әле дә сөенәм. Әйе, баш батыр исеме өчен бил алышканда аягымны авырттырдым һәм хастаханәгә ятарга туры килде. Әмма тамчы да үкенмим, тормышта була торган хәл. Универсиада миңа онытылмас хатирәләр калдырды. Хәзер инде келәмгә чыкмасам да, көрәштән китмәдем. Спорт мәктәбен җитәкли башлагач, иң беренче эш итеп көрәш бүлеге ачтым.


Фикер өстәү