Айдар Хәйретдинов: «Җиңү хисен тагын бер кичерәсе килә». Келәм тәрбиясе, җиңү бәясе һәм батырлык мәгънәсе турында әңгәмә

Газетабыз бәйгесе тарихын барлаганда, аның исеме аерым урын алып тора. Балтач батыры Айдар Хәйретдинов Муса Җәлил турнирында 10 мәртәбә җиңү яулады. Шик юк, тагын да күбрәк була ала иде. Әмма ул 30 яшендә келәмнән китеп барды. Аның белән келәм тәрбиясе, җиңү бәясе һәм батырлык мәгънәсе турында сөйләштек.

– Көрәштән китеп буламы?

– Китеп булмый. Тормыш – үзе көрәш, ул – безнең яшәү рәвеше, дибез бит. Юктан гына әйтелгән сүзләр түгел бу. Аннары бүгенге вазыйфам да (Айдар Хәйретдинов Балтач районының башкарма комитетын җитәкли. – Ред.) көрәштән китәргә мөмкинлек бирми. Әле бит өйдә ике малай үсә, көрәш белән шөгыльләнәләр. Киттем дип, келәм белән араны өзгән булсам, алар да милли спорт төрен үз итмәс иде. Шөкер, матур гына бил алышып йөриләр. Әле менә олысы күптән түгел генә республика ярышыннан өченче урынны алып кайтты. Кыскасы, ярышка йөрмәсәң дә, келәмгә чыкмасаң да, көрәштән аерылып булмый.

– Ярыш димәктән, келәмдә барысын да күргән батырга башкаларның бил алышканын күзәтү авыр түгелме?

– Төрле вакыт була. Кайвакыт тавыш чыккан алышлар, бер-берсен хөрмәт итмәгән егетләр очрый. Әлбәттә, андыйларны карыйсы килми. Ә инде җиңәм дип чыккан, көндәшен дә, халыкны да хөрмәт иткән егетләрнең бил алышканын сөенеп карап утырам.

  • Юк, үземне бүгенге көрәшчеләр белән чагыштырмыйм. Ник дисәгез, һәр кеше үзенең әзерлегенә, сәләтенә, хәтта тәрбиясенә карап көрәшә. Мин болай яки тегеләй итәр идем дигән сүз эш түгел ул. Мин көрәшкәндә дә килеп җитмәгән яклар булгандыр. Бил алышуым бөтен кешегә дә ошап беткәндер, дип әйтә алмыйм. Әйе, Муса Җәлил турнирын 10 тапкыр оттым, әмма җиңелгән вакытлар да булды. Сүз дә юк, келәмдә кемгәдер үпкә белдереп, кул бирмичә чыгып киткән вакыт булмады. Димәк, үзем эшләп бетермәгәнмендер, дип фикер йөртә идем.

Тормышта да шулай бит: башкаларны өйрәтергә яратабыз. Әмма ул кешенең нинди юл үткәнен, нинди киртәләр аша узганын, ни өчен шулай эшләгәнен белмибез.

– Иртә киттем дип уйламыйсыңмы?

– Шөкер, Ходай миңа зур җиңүләр насыйп итте. Китәр алдыннан гына билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булдым. Келәмнән 30 яшьтә китү, бәлки, иртәрәк тә булгандыр. Әмма минем көрәштән тыш башка вазыйфа да бар иде. Әле менә бүген дә уйлап килдем. Беләсең бит инде, милициядә хезмәт иттем. Эштән сорап китәргә кирәк, ә анда төрле хәлләр була иде. Ел ахырында мәшәкате аеруча күп килеп чыга. Игътибар итсәң, Татарстан, Россия беренчелегендә җиңүләр саны азрак. Чөнки эш аркасында бармый кала идем. Ә бит иң көчле вакытлар бу. Башта тренировкага барасың, аннары рульгә утырып, Казанга чыгып китәсең. Атнасына биш көн шулай. Әле эштә дә җитәкчелек итәргә кирәк, кул астында 30дан артык кеше. Сорау алып утырганда йоклап киткән вакытлар бар иде.

Бары көрәш белән генә шөгыльләнсәм, бәлки, соңрак та китәр идем. Чемпион булгач, җиңеләсе килми бит. Моның өчен тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк. Чөнки миңа каршы минем алымнарны махсус өйрәнеп әзерләнгәннәрен дә беләм. Җиңгәннәре дә булды, сүз дә юк. Яхшы көрәш өчен ныклап әзерләнеп, үземне формада тоту авыр була башлады. Шуңа күрә келәмнән китүне дөрес дип саныйм.

– Ә аннары барыбер кайттың бит.

– Район җитәкчелеге сорагач, командага ярдәм итү өчен булды ул. Ике ярышка бару өчен. Әмма бу инде бөтенләй башка Айдар иде. Чемпион Айдарның чоры келәм белән саубуллашкач бетте. Көрәшкә кабат чыгу үземә дә авыр булды. Чөнки биргән сүземне бозарга туры килде. Шулай килеп чыга бит? Хәтта җиңгән булсам да, ул җиңүне башкача кабул итәр идем.

– Иң истә калган җиңү һәм җиңелүләр бармы?

– Күңелемдә алай тасвирлап сөйләрлек вакыйгалар нишләптер күп түгел. Әлбәттә, Муса Җәлил турнирында беренче мәртәбә батыр калганымны хәтерлим. Җиңелүләргә килгәндә, әйтәм бит, димәк, үзем эшләп бетермәгәнмендер, дип фикер йөртә идем. Шулай да берсендә ни өчендер абсолют батыр исеме өчен көрәшмичә кайтканым истә калган. Бик озак үкендем мин аңа. Көчле вакытта көрәшергә кирәк.

– Айдар Хәйретдинов көрәшкән чор дигәндә бик күпләр Айрат Гыйлаевны да искә алачак…

– Аны җиңү республика ярышын отуга тәңгәл иде. Келәмдә көндәш булдык, хәзер аралашып яшибез. Бер-беребезгә хөрмәтебез зур. Икебез арасындагы очрашуларның исәбен аерым санап бара идем. Бер-беребезгә лаеклы көндәшләр булдык, шөкер, бүген дә бар андый егетләр.

– Көрәштә үзгәрешләр булып тора, буыннар алмашына. Җиңүнең бәясе үзгәрдеме?

– Һәр чорның үз батыры, үз көрәше бар. Көрәшчеләр һәрвакытта да ярышка әзерләнеп килгән, келәмгә җиңәм дип чыккан. Әйе, бүген үз тормышын профессиональ дәрәҗәдә көрәшкә көйләгән, язмышын шуның белән бәйләгән егетләр бар. Без бит әле ул чорда барыбыз да кайдадыр башка җирдә эшләп, аннары келәмгә чыгып бил алыша идек. Менә тагын бер истәлек: Муса Җәлил турнирын отып кайткан көнне төнгә патрульгә чыктым. Республика ярышын отканмын бит, ял да итәсе килгәндер. Юк, эшкә чыгасы бар! Бүген бары көрәш белән генә шөгыльләнүчеләр булганлыктан, бәлки, алар арасындагы алышлар кискенрәктер.

  • Инде чагыштыра башласак, тагын бер мәсьәлә турында әйтеп китә алмыйм. Безнең чорда махсус туклану, ягъни допингтан бик сирәк кеше генә файдалангандыр. Бүген аның белән шаяручылар аз түгел дип беләм. Хәләл көч белән бил алыштык. Кеше ашаган бәрәңге ашадык без дә. Хәтерлим: келәмгә чыгасы көнне иртәнге ашка ярты телем ипи белән сыр калган. Шуны капкалап, мәчеткә кереп сәдака бирдек тә ярышка чыгып киттек.

– Сөйләшә торгач, көрәшнең тәрбияви ягына килеп чыктык бит әле. Егетләр аңлыймы үзләренең гади генә спортчы түгел, ә милләтнең сакчылары да булганнарын?

– Бу мәсьәләдә эшләргә эш бар. Тормышның кыйммәтләре үзгәрә. Кеше, акча табылса, барысы да була, уңышка ирештем, дип уйлый. Үзебездәге тренерларга кабатлап торабыз: балаларның акыл ягын да үстерергә тырышыгыз, дибез. Аларга тәрбия дә кирәк. Бу юнәлеш аксамый дип әйтә алыр идек тә, тик келәмдә тарткалашу бик күп. Бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Батыр ул җиңүче генә түгел. Башкаларга үрнәк кеше дә. Үзен келәмдә генә түгел, аннан читтә дә бу исемгә лаек итеп күрсәтә белергә тиеш.

– Тәрбия эше белән шөгыльләнүчеләр арасында энең, танылган батыр, хәзер инде оста тренер Ринат Хәйретдинов та бар. Һәрвакыт синең белән чагыштыру комачау итмәде микән аңа?

– Һәр нәрсәнең ике ягы була. Минем энекәш булу аңа кайдадыр ярдәм иткән, шул ук вакытта нәрсәдәндер тыелып калырга мәҗбүр иткән дә булырга мөмкин. Тик минем исем аңа зыян китергәндер дип санамыйм. Шөкер, бер-беребезгә келәмдә дә, тормышта да ярдәм итеп яшибез. Бер кешене икенчесе белән чагыштыру дөрес түгел. Һәрберсе – аерым шәхес. Сәләте, физик мөмкинлеге, әзерлеге, характеры төрле була. Минем җиңүләр аңа ниндидер уңай этәргеч биргәндер дип өметләнәм. Гаиләдә өч малай үстек. Башта абыебыз Айнур көрәшә башлады. Соңрак аңа без иярдек. Туганнар бер-берсенә көндәш була алмый. Безнең бәхеткә, әти-әниләрнең көрәшкә мөнәсәбәте дә яхшы булды, тренерлар да күп тырышлык куйды. Болар икесе дә бик мөһим. Тагын да сәләтлерәк булып та, төшеп калган егетләрне күрдем.

– Хәзер өйдә дә ике көрәшче малай үсеп килә. Аларны да исемнәре белән түгел, «Айдар малае» дип әйтәчәкләр. Барыбер чагыштырачаклар.

– Бу хакта үзләренә дә әйтәм. Әле бит җитәкче малае дип тә бәяләячәкләр. Аларга мөмкинлекләр куелган, бурычлар билгеләнгән. Алардан җиңүчеләр, безнең фамилияне данлаучылар, безнең көрәшне дәвам итүчеләр, аны үстерүчеләр булырлар дип өметләнәм. Үзләреннән тора, мәҗбүр итеп тә булмый. Әмма, яшермим, әти катылыгы бар инде. Шөгыльләнмичә генә уңышка ирешеп булмаслыгын белеп, Хәйретдиновлар фамилиясенең җаваплылыгын тоеп үсәләр. Шунсыз була да алмый.

– 2018 елда Балтач Сабан туенда баш батыр калдың. Тагын бер чыгып, осталыгыңны күрсәтү теләге юкмы?

– Юктыр инде. Хәзер инде яшь тә бара. Әмма чыгып, көрәшеп, чирәмендә аунап, җиңү хисен тагын бер кичерәсе килә. Бөтен кеше дә шулайдыр ул. Дан-шөһрәт түгел, үзеңә ниндидер рәхәтлек алу өчен. Кайбер кеше тормыш тәмен башка нәрсәдән таба. Ә без ул тәмне тирләп, кайнап, көрәштә табып яшибез.


Фикер өстәү