Кызын кыйнаганны видеога төшергән ананы 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Казанның Совет районында үзенең кечкенә кызын мыскыл итүен һәм кыйнавын видеога төшергән Алена Епанешникованың шау-шу куптарган җинаять эше буенча яклар фикер алышуы узды.

Илнур Фәттахов исеменнән дәүләт гаепләве 31 яшьлек Епанешникованы ата-ана вазифаларын үтәмәүдә һәм мыскыллауда гаепле дип танырга һәм аны 5 ел да 6 айга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә тәкъдим итте. Җинаять эше буенча хөкем карарын игълан итү бүген көтелә.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл 2021 елның 1 декабрендә Җиңү проспектында урнашкан йорт фатирында булган иде. Епанешникова исерек килеш кызын кынаганны видеога төшерә һәм аны иренә юллый. Хатын гаебен таныган.

Хәзер бала әбисе тәрбиясендә. Әнисе суд карары буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә әтисенең хокуклары чикләнгән.


Фикер өстәү