Келәм күрсәтер. Лаеш икенче ел рәттән Җәлил Кубогын ота алырмы?

Татарның иң көчле көрәшчеләре келәмгә чыгарга әзерләнә. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының 61нчесе 2–3 февральдә Казанда уза.

1964 елның көзендә Казанның «Динамо» җәмгыяте спорт залында үткәрелгән тәүге ярышта 11 командадан иллеләп көрәшче катнашкан. Икенче елны исә командалар саны – 24кә, ә катнашучылар саны 91гә җиткән. 1966 елда исә 30 районнан 121 пәһлеван җыелган, шулай итеп, аларның саны гел артып барган. Узган елгы 60 нчы бәйгедә 45 команда һәм 350дән артык көрәшче катнашты. Үз ишләре арасында җиңүче булып Алексей Абрамов (Лаеш), Илнар Закиров (Чистай), Ислам Фәлахов (Алабуга), Динар Кәримуллин (Лаеш), Эмиль Мавлин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Раил Сәлахетдинов (Лаеш), Булат Мусин (Казан), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәлахов (Лаеш) һәм Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы) танылды. Быелгы исемлектә кемнәр урын алыр? Узган елгы җиңүчеләрдән икесе генә үз титулын саклап калган еллар булды.

Командалар беренчелеген узган ел Лаеш егетләре отты. Чаллы – икенче, Теләче өченче булды. Алар быел да газетабыз Кубогы өчен көрәшәчәк. Әле бит Әлмәт бар, Арча, Балтач, Кукмарада көчле егетләр яши, Чистай өчен бил алышучы көрәшчеләр дә үзен күрсәтергә тырышачак. Дөрес, командалар составындагы үзгәрешләр дә сизелми калмас. Әйтик, узган ел Лаеш данын яклаган Илмир Төхвәтуллин рәсми ярышлардагы чыгышын туктатты. Җәлил бәйгесендә дүрт мәртәбә җиңү яулаган Радик Сәлахов кабат Зәй командасы өчен бил алыша башлады.

Әмма газетабыз турнирының мәгънәсе иң көчлеләрне ачыклау белән генә чикләнми. Беренчедән, биредә элеккеге батырларны хөрмәтлиләр, бакыйлыкка күчкәннәрне искә алалар. Бәйгенең исеме дә батырлык һәм үткәнебезгә бәйле бит. Икенчедән, Җәлил турниры алдыннан көрәш җәмәгатьчелеге узган елга нәтиҗә ясый, алга таба кая барасыбыз турында киңәшләшә. Шуңа күрә оештыручылар да, көрәшчеләр дә дәрәҗәне төшермәскә тырыша.

Фактлар

Турнирның беренчесе Казанда уза. Татарстан башкаласында ул барлыгы 31 мәртәбә оештырыла. Муса Җәлил бәйгесе Чаллыда – 12, Әлмәттә – 4, Зәй һәм Биектауда 3әр мәртәбә оештырыла. Барлыгы 11 шәһәр һәм районда оештырыла.

Беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылылар – 9, әлмәтлеләр – 7, түбәнкамалылар 5 тапкыр откан. Рекорд исә – Балтачта. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулый.

1964 елда узган тәүге бәйгедә Зөфәр Ханов (Сарман), Габдулла Ямалов (Сарман), Талип Яруллин (Әлки), Габдулла Хафизов (Чаллы) җиңеп чыга.

Чаллы батыры Айрат Гыйлаев бу бәйгедә 12 тапкыр җиңде. Балтачтан Айдар Хәйретдинов 10 мәртәбә батыр калды. Узган ел Теләчедән Раил Нургалиев та җиңүләрен бер дистәгә тутырды. Ильяс Галимов (Әлмәт) бәйге тарихына 9 мәртәбә уңышка ирешкән батыр булып кереп калды. Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов та бу ярышта 9 мәртәбә җиңү яулады. Теләчедән Ренас Кәлимуллинның 8 җиңүе бар.

Бәйгедә ике тапкыр җиңүгә ирешкән Балтач егете Сәйдәш Мәгъсүмов 1983 елда батыр исемен яулаганда әле 18 яшен тутырмаган була. 1964 һәм 1968 елларда батыр калган Сарман егете Зөфәр Ханов исә икенче җиңүенә 45 яше тулып килгәндә ирешә.

Турнир тарихында 70тән артык команда катнашкан.

Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирда герой-шагыйрьнең адашы Муса Галләмов биш мәртәбә җиңүче булды.

Турнир тарихында авырлык категорияләре үзгәреп торган. 1964–1970 елларда аларның саны – дүрт, 1971–1981 елларда – биш, 1982–1994 елларда – тугыз, 1995–2005 елларда – ун, 2006–2007 елларда – янәдән тугыз, 2006–2022 елларда ун булган. Икенче ел рәттән көрәшчеләр 11 авырлык категориясендә бил алыша.

Айрат Гыйлаев, бәйгенең 12 мәртәбә җиңүчесе (Чаллы):

– Иң яраткан ярышым, иң зур турнир ул минем өчен. Гәрчә хәзер дөнья чемпионатлары узса да. Миңа бу ярышта һәрвакыт уңыш елмайды. Бәлки, әзерлек яхшырак булгандыр. Көзге ярышларга килгәндә, җәйге ялдан соң әзерлек җитмәгән, күрәсең. Ә Җәлил турнирында исә бар көчемне күрсәтергә тырыша идем. Кайсы җиңү истә калды дигәндә, әлбәттә, беренчесен онытып булмый. Тагын берсен яхшы хәтерлим әле. Анысы ахырга таба булды. Бер атна кала Азнакайда билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Йә әйтегез, кем инде Җәлил турнирына бер атна кала зур ярыш оештыра? Кыскасы, Азнакайдан грипп эләктереп кайттым. Гомергә ятып авырганым юк иде. Монысында ике көн юрган астыннан чыга алмадым. Ә көрәшергә кирәк. Тегеләй итеп, болай итеп, ничек тә аякка басарга, келәмгә чыгарга туры килде. Ничек отып чыкканмындыр – әле дә аңлый алмыйм.

 

 


Фикер өстәү