Владимир Путин Мисыр Президентын Казанга БРИКС саммитына чакырган

Россия Президенты Владимир Путин Мисырдагы коллегасы Абдел Фәттах ас-Сисины Казанга БРИКС саммитына чакырган.

Бу хакта ул Мисырда “Әл-Дабаа” тәүге атом электр станциясенең дүртенче энергоблогы нигезенә бетон сала башлауга бәйле видео-конференц-элемтә барышында белдергән. Кремль чараны туры эфирда күрсәткән.
“Сезне, хөрмәтле ас-Сиси әфәнде, быел октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитына чакырабыз”, – дигән Россия Президенты.
Бүген Владимир Путин һәм ас-Сиси Урта диңгез яры буенча “Росатом” ярдәмендә төзелә торган атом электр станциясенең дүртенче энергоблогы нигезенә бетон сала башлауга рөхсәт биргән. Бетон салу, әзерләү чорын тәмамлап, станциянең барлык блокларын төзү этабына күчүне аңлата.


Фикер өстәү