Рөстәм Миңнеханов Димитровградта төзелә торган күп максатлы атом-төш реакторын карады

Эш сәфәре белән Димитровградка килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт фәнни үзәгендә – Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтында булды. Ул шулай ук күп максаты тикшеренү реакторының төзелеш мәйданчыгын да карады, аны сафка бастыруда Татарстанның студент отрядлары да эшли. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесен төбәк башлыгы Алексей Русских озатып йөрде.

Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институты – атом-төш технологиясе һәм атом энергетикасының төрле мәсьәләләре өлкәсендә Европада иң зур тикшеренү эшләре фәнни үзәге. Биредә фәнни технологияләр нигезендә МАГАТЭ химаясендә реактор сынаулары, радиохимия, ягулык цикллары һ.б. өлкәләрдә тикшеренүләр үткәрелә.

Миңнеханов төзелә торган күп максатлы реакторны карады. Ул – Россиядә атом тармагын үстерүдә иң мөһим объект, алдагы ярты гасырда инновацион реактор технологияләрен үстерүдә илнең лидерлыгын тәэмин итәр дип көтелә.

Объект 2015 елда төзелә башлый, аны 2027 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Төзелешкә студент отрядлары җәлеп ителгән, алар арасында татарстанлылар да бар. Бүген биредә республиканың төрле югары уку йортларыннан 14 студент эшли.

«Сез дөнья масштабындагы проектны гамәлгә ашыруда катнашасыз. Бу – уникаль объект, дөньяда андыйлар беркайда да юк», — дип мөрәҗәгать итте аларга Миңнеханов һәм уңышлар теләде.

Моннан тыш, ТР Рәисе Димитровградта Россия Федераль медицина-биология агентлыгының медицина радиологиясе һәм онкология фәнни-клиник үзәген дә карады. Аның базасында атом-төш медицинасында кулланыла торган, онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалаудагы барлык алымнар да тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, Миңнехановка Атом-төш медицинасы үзәгенең эше хакында да сөйләделәр. Ул радионуклид терапиясе бүлеген берләштерә һәм дәвалау-диагностика чараларын күрсәтүгә тулаем якын килүне тәэмин итә.

 


Фикер өстәү