Татарстанда мопедта йөргән 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган

Егетне авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Кичә Чистайда юл-транспорт һәлакәте була, анда 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, яшь мопед йөртүчесе Mercedes автомобиле белән бәрелешкән.

Егетнең машина йөртү таныклыгы булмаганлыгы да билгеле.

Нәтиҗәдә, авыр җәрәхәтләр алган яшүсмерне хастаханәгә алып китәләр, анда ул вафат була.

 


Фикер өстәү