Сенаторлар төркеме Дәүләт Думасына Россия территориясендәге объектларга һөҗүмнәр турында законсыз мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тоткан закон проектын тәкъдим иткән. Документ Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган.
Әлеге җаваплылык моңа кадәр шундый ук гамәл өчен административ җәзага тартылган яки шушы җинаять өчен хөкем ителгән кешеләргә кагылачак.
Закон проекты нигезендә, мондый мәгълүматны кабат законсыз тараткан өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр хезмәт хакын тотып калу, өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, дүрт айдан алты айга кадәр арест яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы карала.
Әгәр мондый гамәлләр саксызлык аркасында кеше үлеменә, сәламәтлеккә яки милеккә зыян китерүгә, җәмәгать тәртибенең күпләп бозылуына, шулай ук транспорт, социаль инфраструктура һәм тормышны тәэмин итү объектлары эшенең өзелүенә китерсә, җәза биш елга кадәр мәҗбүри эшләр яки иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.
Документта күрсәтелгәнчә, әлеге категориядәге җинаять эшләре буенча беренчел тикшерүне Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре алып барачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез