Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев Алексей Еремеев белән очрашты

Фәрид Абдулганиев Алексей Еремеев белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән гамәлдәге килешү кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) арасында хезмәттәшлек турында килешү 2012 елның 3 ноябрендә имзаланган иде.

Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар, аның нигезе 1998 елда, Якутия делегациясенең Татарстанга беренче рәсми визиты вакытында салынды. Шуннан бирле ике республиканың дуслыгы даими ныгыды. 2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Төбәк парламентарийлары Россия Закон чыгаручылар советы мәйданчыкларында үзара актив хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Якутия депутатларының тыгыз парламентара хезмәттәшлеге хокукый җайга салу процессында төбәкләребез мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Якутия һәм Татарстан закон чыгаручыларының милли республикаларда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм туган телләрен саклау һәм үстерү, шулай ук җирле үзидарәне оештыру кебек мәсьәләләр буенча уртак позициясе бар.

Якутиядә дә, Татарстанда да җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасы сакланып калган. Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) депутатлары бу мәсьәләдә республикабызның тәкъдимнәрен хупладылар. "Без Татарстанга берничә тапкыр килдек һәм сездә гамәлгә ашырыла торган җирле үзидарә системасын өйрәндек", - диде Алексей Еремеев.  

Фәрид Абдулганиев Якутиядәге коллегаларына «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законны караганда Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул вакытта тәкъдим ителгән бер дәрәҗәле система урынына төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы икәнен үзләренә хәл итү хокукы бирелде. 
«Бу безнең өчен бик мөһим, - дип басым ясады Фәрид Абдулганиев, - Бүгенге көндә авыл җирлегендә бер миллионнан артык татарстанлы яши. Нәкъ менә авыл кешеләре республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итә, алар өчен лаеклы тормыш шартлары тудыру бик мөһим, һәм авыл советлары безгә бу мәсьәләләрдә бик булышалар».  

Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек - 872 авыл һәм 39 шәһәр җирлеге, 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы исәпләнә.

Татарстан һәм Якутия парламентлары рәисләре илдә уздырыла торган муниципаль реформаларны алга таба гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итәргә килештеләр.    

Алексей Еремеевның Казанга килүенең төп максаты – мас-рестлинг буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу. Бу милли спорт төре Якутиядә туган, бөтендөнья күчмә уеннары программасына керә. VII чемпионат ярышлары бүген «Ак барс» көрәш сараенда старт ала. Идел буенда мондый турнир беренче тапкыр уздырыла. Медальләр өчен 55 илдән 200дән артык спортчы көрәшәчәк. Россияне бөтен илдән 16 атлет тәкъдим итәчәк.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре