Украина пилотсыз очкычы Брянск өлкәсендә «Мираторг» компаниясенең хезмәткәрләр автобусының һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы хәбәр иткән.
Шулай ук Стародуб шәһәрендә пилотсыз очкыч предприятиегә һөҗүм иткән. 34 яшьлек ир-ат яраланган.
Исегезгә төшерәбез, бүген Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Мәгълүматларга караганда, 500гә якын дрон бәреп төшерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез