Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайның TCL CSOT компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәрендә TCL CSOT компаниясендә булды. Ул телевизор, смартфон, планшет, ноутбук һәм автомобиль системалары өчен дисплейлар җитештерүче компаниянең эшчәнлеге белән танышты.

Компаниянең төп өстенлеге – дисплейлар өчен матрицаларны читтән сатып алмыйча, үзе җитештерүе. Аның 29 фәнни-тикшеренү үзәге һәм 18 җитештерү мәйданчыгы бар.

Компания җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерү өчен «Иннополис» махсус икътисади зонасын тәкъдим иткән. Аерым алганда, биредә сәнәгать җитештерүен урнаштыру, шулай ук тикшеренү лабораториясе булган уртак үзәк булдыру мөмкинлекләрен карарга тәкъдим иткән.

«Татарстан җитештерүне урнаштыруны гына түгел, уртак технологияләрне һәм инженерлык компетенцияләрен үстерүне дә күздә тоткан озак вакытлы хезмәттәшлектә кызыксына. Без проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», – дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре