Төркиянең Болу провинциясендә экскурсиядән кайтканда элемтәгә чыгудан туктаган автомобильне эзлиләр. Анда 14–17 яшьлек 10 кыз һәм аларны озата барган өч хезмәткәр булган. Бу хакта Төркиянең Гаилә һәм социаль хезмәтләр министрлыгы хәбәр итә.
Кызлар Коджаэли шәһәрендәге министрлык карамагындагы балалар социаль учреждениесендә тәрбияләнә. Алар өчен Болу провинциясендәге Едигеллер һәм Гельджюк табигать паркларына бер көнлек экскурсия оештырылган.
IHA агентлыгы мәгълүматларына караганда, автомобиль белән элемтә җирле вакыт белән 15:00 сәгать тирәсендә өзелгән. GPSның соңгы сигналы Едигеллердагы Капанкая күзәтү мәйданчыгы янында теркәлгән.
Эзләү эшләренә жандармерия, Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе (AFAD) хезмәткәрләре, медицина бригадалары һәм министрлык вәкилләре җәлеп ителгән. Эзләүдә пилотсыз очкычлар да кулланыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез