Президент Владимир Путин тарафыннан кичерү бирелгән блогер Валерия Чекалинага (Лерчек) 2024 елда тентү вакытында алынган кыйммәтле бизәнү әйберләрен һәм 45 миллион сум акчасын кайтарганнар. Бу хакта аның адвокаты Константин Третьяков РИА Новостига хәбәр иткән.
Яклаучы сүзләренчә, ТиНАО эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тикшерүче тарафыннан матди дәлилләр исемлегенә кертелмәгән бизәнү әйберләрен кайтарган. Ә суд акчага салынган арестны алган. Алынган әйберләр арасында Chopard, Rolex һәм Cartier кебек кыйммәтле брендларның 22 комплекты булган.
Шул ук вакытта югалган Cartier сәгате һәм Bulgari беләзеге әлегә табылмаган. Эчке эшләр министрлыгы бу ике бизәнү әйберенең гомуми бәясе 14,4 миллион сум булуын хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр суд Лерчекка 250 миллион сумнан артык акчаны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгарган өчен биш ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, 763,5 миллион сум штраф һәм сайтлар белән идарә итүне тыю җәзасы билгеләгән.
Хәзерге вакытта Лерчек дүртенче стадиядәге ашказаны яман шешен дәвалау өчен Пекинга киткән. Язын ул Блохин исемендәге Милли онкология үзәгендә химиотерапия узган, әмма көзен авыруы көчәюе билгеле булган. Табиблар аңа Кытайда CAR-T күзәнәк терапиясе узарга тәкъдим иткән. Россиядә әлеге диагнозны дәвалауда бу ысул әлегә кулланылмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез