Бер пародия тарихы. «Габделфәт бакчасында ул булып җырлап йөрдем»

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә бик матур бер видео таралды. Алып баручы, җырчы, Балтач егете Ирек Фатыйхов танылган җырчы, үзенчәлекле тавыш иясе Габделфәт Сафинның «Чияләр» җырына пародия ясый. Ул җырлап бетерүгә, Габделфәт үзе килеп чыга. Һәм Иреккә: «Шәп булды бу!» – дип бәя бирә.

Иректән әлеге пародия тарихы турында сорашам. «Шушы пародияң белән социаль челтәрләрдә танылдың», – дим. Килешеп бетми. «Аннан алдарак Мөнир Рахмаевка, Фирдүс Тямаевка ясалганнарын күбрәк кеше караган иде», – ди. «Алары бит аның шаян рухта, туй мәҗлесләрендә яздырылган, монысы – Габделфәт каршында», – дим.

– Габделфәт абыйга моңа кадәр дә пародияләрне күп ясаган идем инде. Иң яратып җырлый, тыңлый торган җырчым ул. Ә «Чияләр»гә беренче тапкыр үз каршында пародия ясадым. Әле җитмәсә, үзендә кунакта чакта. Габделфәт абый бакчасында Габделфәт Сафин булып җырлап йөрдем.

– Ничек шулай килеп чыкты? Үзең бардыңмы? Габделфәт чакырдымы?

– Шушы көннәрдә генә безне – пародистларны – «Башваткыч» тапшыруына чакырдылар. Аны 20 август көнне ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр. Ә «ТНВ-Планета» күрсәтеп өлгергән инде. Габделфәт абый минем шунда Бәширә Насыйровага ясаган пародиямне караган. Үзенең «Яран гөл»енә ясаган пародиямнең язмасын җибәргән булганнар. Беркөнне телефоным шалтырый. «Ирек, Габделфәт абыең Сафин иде әле бу. «Башваткыч»та ай-яй туры китердең Бәширәне», – ди. «Минем тавышны да шулкадәр шәп итеп туры китергәнсең. Ничек шулай килеп чыга ул синең?» – ди. «Кыланып йөргәч, була инде ул», – дим. «Кыланып йөреп кенә алай килеп чыкмый шул ул», – ди. Җитди итеп әйткәндә, җырлый белүем пародия ясауга нык ярдәм итә.

– Син «ВК»дагы битеңдә үзең белән «алып баручы, җырчы, пародияче» дип таныштырасың. Юкса син бит күптөрле мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган, бик өметле җырчы идең… «Сандугач керде күңелгә», «Татар моңы», «Йолдызлык» фестивальләре лауреаты, «Ягымлы яз» студентлар бәйгесе җиңүчесе, «Урмай моңы» халыкара җыр фестивале гран-при иясе, Кабардино-Балкариядә үткән «Алтын мәйдан – Эльбрус» төрки халыклар фестивалендә шулай ук гран-при иясе… «Иске кара урман»ны акапелла җырлап, гран-при алган Ирек ни өчен җырчы булып китмәде?

– Ул чакта җырчылар күп, алып баручылар аз иде. Мәктәптә укыган чакта ук туйлар алып баручы бер төркемдә җырлап йөрдем. Берничә елдан соң, ничектер, бер үк көнгә ике туйга заявка алганбыз булып чыкты. Үз ялгышымны үземә төзәтергә, ул туйны үземә алып барырга туры килде. Дөрес, бик нык әзерләндем. Башка төрле булсын дип, җырчыларга, төрле тапшыруларга пародияләр дә эшләдем. Якын дустым, авылдашым Илнур да ул чакта бик булышкан иде. Туй бик матур килеп чыкты. Тора-бара үзебез төркем оештырып, туйлар-никахлар алып бара башладык. Шулай итеп, зур сәхнә үзеннән-үзе икенче планга күчте.

– Соңгы елларда районда үткән барлык рәсми чараларны да алып барасың. Дикцияң, сәнгатьле сөйләмең нәселдән киләме, үз өстеңдә эшләү нәтиҗәсеме?

– Икесе дә бардыр. Әти-әнием икесе дә сүзгә осталар, сүз тәмен белә торган кешеләр. Бала чакта мин бик оялчан булганмын. Әнием Розалия, кулымнан җитәкләп диярлек, бөтен конкурсларга йөртте. Сәләтемне ачуда, үстерүдә әниемнең өлеше бик зур. Атна саен үткән туйлар, никах мәҗлесләре, даими кешеләр арасында булу да, билгеле, үз эшен эшләде.

– Ә Габделфәтләр бакчасына ничек килеп эләктең?

– Телефоннан шалтыраткач, ул мине үзенең булачак концертларында катнашырга чакырды. Соңгы вакытта күңел болай да сәхнә ягына тарта башлаган иде инде. Мәҗлесләрдә әйбәт кабул итүләре – бер нәрсә, ә сәхнәдән тамашачы ничек кабул итәр икән, дип уйлана идем. Риза булдым. Һәм тормыш иптәшем белән аларга кунакка бардык. Без бакчада сөйләшеп-җырлашып йөргәндә, җәмәгате Рузилә апа кухняда иде. Ачык тәрәзәдән минем җырлаганны ишеткән булып чыкты. Керүгә: «Габделфәт, бакчада син җырладыңмы?» – диде.

– Ирек, мин сине бала чагыңнан ук беләм. 2005 елда «Ватаным Татарстан»да синең турыда «Унөч яшьлек имам» дигән язмам басылган иде. Син иң элек шушы яктан танылган идең, димәкче булам…

– Бу темага тирән керәсем килми. Дин белән сәхнәне алыштырдың, диючеләр дә, гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Шуны гына әйтә алам: сабый чакта күңелгә сеңгән әйберләр онытыла, югала алмый, алар минем дә күңелдә. Җомгаларга йөрим, уразаны, намазларны калдырмаска тырышам. Кайда гына булсам да, юк-бар җырлар җырламыйм, мәгънәле, тәрбияви сүзләргә өстенлек бирәм.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү