Василий Ислаев: “2021 елда Татарстан студентлары чаралар оештыру буенча беренчелекне алды”

Татарстан студент отрядларының 58-нче хезмәт семестрын ябуга багышланган пленар утырышта “Республиканың студент отрядлары үзәге” директоры Василий Ислаев әнә шулай белдерде. Чарада узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды, иң-иңнәр бүләкләнде.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан студент отрядлары комиссар эшчәнлеген оештыру буенча – беренче һәм Россиянең 74 төбәгендәге студентларны берләштерүче гомуми рейтингта икенче урынны яулаган.

– 2021 елда Татарстан студентларын берләштерүче хезмәт отрядлары хәрәкәте үзенең 58 еллыгын билгеләп үтә. 2003 елдан 2021 елга кадәр әлеге хезмәт мәктәбен югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 170 меңнән артык студент узды. Ел саен республиканың 10 меңнән артык студенты ил икътисадының төрле өлкәләрендә хезмәт куя. Студент отрядлары төзелештә, балалар ялын оештыруда, урман фондын төзекләндерүдә, агросәнәгать комплексларында, сәнәгать предприятиеләрендә, энергетика һәм транспорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә актив катнашалар, – дип сөйләде Василий Ислаев.
2021 елда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте Татарстанның 15 районы һәм 20дән артык югары белем бирү оешмасында 10 юнәлеш буенча тәҗрибә туплаган. Алар арасында: 2500 кеше – сервис отрядлары, 1200 – педагогик, 819 – махсуслаштырылган, 750 – төзелеш, 630 – җитештерү, 560 – авыл хуҗалыгы, 400 – проводник отрядлары, 300 – медицина өлкәсендә эшләгән, шулай ук “Яшьләргә эш” порталы аша 3000нән артык студент эшкә урнаштырылган.
– 2021 елда 1286 студент 21 белгечлек буенча өстәмә һөнәр үзләштерде. Алар арасында: ташчы, бетончы, пешекче, кондитер, фотограф, электромонтер һә башка юнәлешләр бар иде. Өстәмә белем бирү яшьләргә хезмәт семестры кысаларында эшкә урнашырга ярдәм итә. Алда әйтелгән юнәлешләргә бүгенге хезмәт базарында ихтыяҗ зур, – дип белдерде Василий Ислаев.


Фикер өстәү