Казанда узачак Бөтенроссия студентлар отрядлары слетында 2500дән артык кеше катнашачак

Казанда 9-12 ноябрьдә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак. Ул илнең барлык төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан 2500 дән артык яшь активистны берләштерәчәк. Слетта студентлар отрядлары эшчәнлегенең 64нче хезмәт семестрына йомгак ясалачак һәм иң яхшы яшь профессионаллар билгеләнәчәк.

– 18 ел узгач, әлеге чараны икенче тапкыр үзебездә кабул итүебезгә шатбыз. Яшьләрнең иҗади һәм һөнәри үсеше һәрвакыт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булды. Республика өчен студентлар хезмәт отрядлары – бик мөһим хәрәкәт, – дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

«Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» директоры Василий Ислаев сүзләренә караганда, соңгы өч елда Татарстан Россия студентлар отрядларының төбәк бүлекчәләре рейтингында алдынгы урында тора.
– Без күп күрсәткечләр буенча иң яхшысы. Без һәрвакыт илебезнең Студентлар отрядлары хәрәкәтләре арасында әйдәп баручы булырга тырышабыз, – диде ул. – Россия студентлар отрядларында эшләүче яшьләр безнең республика икътисады үсеше өчен бик кирәк. Студентлар отрядлары – ул Ватанга мәхәббәт, тормыш дигән сүз. Аларда тәрбияләнүче студентлар – илебезнең чын патриотлары.

Слетның төп чаралары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Эшлекле программа кысасында студентларны киңәшмәләр, фикер алышулар, «түгәрәк өстәл»ләр көтә. Моннан тыш, катнашучылар партнерлар һәм эш бирүчеләр күргәзмәләрен карый алачак.


Фикер өстәү