Бөтенроссия Илкүләм студентлар лигасы слетына 700ләп студент Казанга җыелды

Казанда Бөтенроссия Илкүләм студентлар клублары лигасы слеты ачылган. Анда Россиянең төрле почмакларыннан 700гә якын егет-кыз – илнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, студентлар клублары әгъзалары һәм җитәкчеләре, социаль проектлар авторлары җыелган. Татарстан башкаласында слетта катнаша алмаган яшьләр онлайн-слетка теркәлгән.

Яшьләрне слет ачылу уңаеннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева, Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Дәүләт яшьләр сәясәте департаменты бүлек башлыгы Марта Демидова котлады.

Слет кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе узачак. Анда катнашучылар “Студентлар инициативалары”, “Социаль лифтларны үстерү”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту” кебек номинацияләрдә студентлар клубларын үстерүгә 500 мең сумга кадәр приз алу мөмкинлегенә ирешәчәк.

Моннан тыш слет кысаларында “Вакыйгалар офыклары” дигән очрашулар үткәреләчәк. Очрашуларның максаты – яшьләрнең бүгенге һәм киләчәк турындагы белемнәрен киңәйтү, шулай ук аларны тармаклар һәм дөньяны үзгәртүче кешеләр, идеяләр белән таныштыру.

Слетта катнашучылар алдында беренчеләрдән булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. чыгыш ясаячак.

Илкүләм студентлар клублары лигасын гамәлгә кую турындагы карарның 2018 елның 25 гыйнварында Казанда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителүен искә төшерик.


Фикер өстәү