Казанда милли студентлар лигасының Бөтенроссия слеты ачылды

21 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ачу тантанасы узды. Ул бөтен Россиядән 700 гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, илебез территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Татарстан башкаласында слетта катнаша алмаган яшьләр онлайн-слетка теркәлделәр. Онлайн-мәйданчык-ул беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган һәм офлайн-программага кертелгән хезмәттәшлекнең яңа форматы.

 

 


Фикер өстәү